Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Җәйге лагерьның 1 нче көне 01.06.2022Җәйнең беренче көнендә мәктәп яны лагере балаларга үз ишеген ачты.Лагерның 1 нче көне, балалар өчен оештырылган, сабантуенда үтте. Балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар, күңелле ял иттеләр.
-
Мәктәп бакчасында 01.06.2022
Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтә. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, җиләк-җимешләр, мәктәп ишегалды ямьле булып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр. Укучылар укыту программаларының практик өлешен теләп башкаралар.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2022Бүген барыбыз өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе - Соңгы кыңгырау бәйрәме. Бәйрәмебездә мөхтәрәм кунаклар: Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләр идарәчесе Бәдретдинова Дания Акраметдин кызы, Кошман авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге урынбасары Зиннәтуллин Рамил Сәлим улы һәм ветеран укытучылар катнашты.2021-2022 уку елын мәктәбебезнең иң чибәр, иң тыйнак 2 егете тәмамлап, мәктәптән олы тормышка юл ала. Чыгарылыш класс укучылары өчен буген соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Пионер оешмасына 100 ел 19.05.2022Бүген - Бөтенсоюз пионерлар оешмасына - 100 ел.Әлеге бәйрәм уңаеннан мәктәптә тантаналы сбор үткәрелде.Укытучылар Пионерлар оешмасының тарихы һәм үзләренең пионер булган вакытлары белән таныштырдылар.
-
Җиңү бәйрәме 07.05.20227 май көнне Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан митинг булып узды. Авылыбызда тол ветераннар, сугыш вакытында тылда хезмәт итүче ветераннар да бик сирәк калып бара. Шушындый чараның максаты булып, өлкәннәрнең балаларга үзләренең кичергәннәре белән уртаклашу, балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру тора. Илебезнең күге һәрвакыт аяз , тыныч булса иде!
-
Мәктәп бакчасында 06.05.2022Мәктәп яны участогының хезмәт көннәре башланды. Мәктәп яны участогы хезмәт һәм һөнәри юнәлеш бирүдә зур роль уйный. Мондый максатчан эш җирдә хезмәт белән шөгыльләнүче һәр кешедә кирәкле белем һәм күнекмәләр тәрбияли, үстерә, формалаштыра, тормыш өчен мөһим булган күнекмәләрне булдыруда ярдәм итә.
-
"ЭКОЛОГиЯ" төбәк фәнни-гамәли конференция 29.04.2022
Бүген Федоровское мәктәбендә "ЭКОЛОГиЯ" төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан районнарыннан тугыз номинациядә 152 бала катнашты. Әлеге конференциядә 5 нче сыйныф укучысы Ахамадуллина Ләйсән 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
"Эзләнү" ("Поиск") X фәнни-гамәли конференция 27.04.2022Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә X Төбәкара фәнни-гамәли конференция "Эзләнү" ("Поиск") үткәрелде. Конференциядә биш номинациядә 120 укучы катнашты. 5 сыйныф укучылары Фатыйхова Сөмбел, Ахмадуллина Ләйсән әлеге конференциядә катнашып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") 26.04.2022Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйгенең төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.5 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Сөмбел барлык станциядәге биремнәрне үтәп, күп балл җыеп 2 нче дәрәҗәдәге диплом һәм приз белән бүләкләнде. Мәктәбебезнең "Светофор" командасына катнашучы сертификаты тапшырылды.
-
Син Тукай әкитләрен беләсеңме? 25.04.202225 нче апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Син Тукай әкиятләрен беләсеңме?” дип аталган мәктәпкүләм театральләшкән шигырь бәйгесе уткәрелде.