Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Укучыбыз көрәш бәйгесендә катнашты 13.10.2023

-
Аулак өй - көрәш 07.10.2023
«Аулак өй – баттл» проекты буларак Татарстанда танылып киткән әдәби бәйге «Аулак өй – көрәш» дигән яңа исем белән төбәкара чарага әверелгән.Бүген Кайбыч районында төбәкара «Аулак өй – көрәш» бәйгесе ярышлары узды. Әдәби викторинада җиңүче исеменә 5 команда ярышты – Кайбыч урта мәктәбе, Кошман мәктәбе, Хуҗа Хәсән мәктәбе, Чәчкаб мәктәбе, Чүти мәктәбе.«Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнү максаты белән бүген аулак өйгә җыелабыз. Әдәбият дәресләре кыскартылган чорда «Аулак өй – көрәш» кебек бәйгеләр укучыларга татар әдәбиятын таныту, кызыксыну уяту мөмкинлеге ача», – диде «Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.Безнең мәктәп укучылары әлеге көрәштә икенче урынны, ә инде өлкән буын укытучылар командасы беренчелекне яулап кайтты. Алга таба да уңышлар насыйп булсын!Котлыйбыз! -
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде 05.10.2023

2023 нче елның 5 нче октябрендә Кошман төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һәм ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле сорауларга җавап бирделәр.
-
Укытучыларыбыз хезмәте югары бәяләнде 05.10.2023

Кайбыч мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана узды. Әлеге бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән дә балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагоглар, хезмәт ветераннары чакырылган иде.
Районыбыз башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде. аларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары Хәмидуллина Мәдинә Сәлимхан кызы һәм Вилданова Динә Рәшит кызы да бар иде. -
Көзге уңыш бәйрәме 03.10.2023
Бүген барлык мәктәп укучылары белән көзге табигатькә экскурсия оештырдык һәм "Сөмбелә" бәйрәме үткәрдек. төрле уеннар уйнадык, узыштык, өйдән алып килгән тәмле ризыклар белән сыйландык. -
Әби-бабайларны өлкәннәр көне белән котлыйбыз 01.10.2023
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!«Кошман төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне бәйрәмегез белән тәбрикли.Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез. -
Көзге ярминкә 2023 01.10.2023
Бүген Кайбыч район үзәгендә мәгариф оешмалары ярминкәсе уздырылды.Кошман мәктәбе дә әлеге чарада актив катнашты, үзенең ассортиментын халыкка тәгъдим итте -
Гомуми ата-аналар җыелышы 23.09.2023

2023-2024 уку елының 23 нче сентябрендә беренче гомуми ата-аналар җыелышы узды.
-
Милләтләр кроссы 2023 16.09.2023

2023 нче елның 16 нчы сентябрендә мәктәбебез базасында, «Татарстан кроссы – 2023» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы узды.
-
Укучыларыбыз медицина тикшерүе узды 15.09.2023
Составында педиатр, стоматолог һәм фельдшер булган, Кайбыч Үзәк район хастаханәсе табиблары командасы, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә төркем балаларына медицина тикшерүе уздырды.











