Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Афәрин,укучылар! 27.04.2024
Кайбыч районы Федоровское урта мәктәбе базасында «ЭКОЛОГиЯ» фәнни-гамәли конференциядә Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Чистай районнарыннан, Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән 150 гә якын укучы катнашты."Җирне Саклагыз" номинациясендә Насретдинова Адилә (3 сыйныф) - 1 урынны, Әхмәдуллина Ләйсән (7 сыйныф) - 3 урынны, Мотыгуллин Булат (8 сыйныф) - 3 урынны яуладылар. Назмутдинова Язиля( 5 сыйныф) "Үз фикеребезне белдерәбез" номинациясендә - катнашучы сертификаты алды. Молодцы, укучылар!Котлыйбыз! -
Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2024

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә дә укучыларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, укытучылар белән бергәләп, шагыйрьнең әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Викторина барышында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде. Кичәбез "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Алга!Поехали! 26.04.2024

26 апреля в Зеленодольске прошел зональный этап Республиканской премии "Алга. Поехали". Учащиеся нашей школы также приняли участие. Они стали лауреатами премии. В ходе мероприятия наша команда представила свою творческую программу и участвовала в мастер-классах.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч-2024 19.04.2024
Районыбыз мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли.Алар арасында һәр елны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты — балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.Бу бәйгенең иҗади конкурс номинациясендә безнең мәктәбебез укучылары 3 урынны яуладылар. Котлыйбыз! -
Профилактическая беседа 18.04.2024

Сегодня сотрудник ГИБДД отдела МВД России по Кайбицкому району Ахметов И.Ф. провел профилактические беседы с учащимися школы с целью предупреждения детского дорожно-транспортного травматизма, а так же воспитания законопослушных участников дорожного движения. В процессе бесед инспектор объяснил детям, как правильно вести себя при переходе проезжей части дороги, как на регулируемом пешеходном переходе, так и на нерегулируемом. Напомнил правила поведения на дорогах в весенне-летний период. Особое внимание было обращено на правила использования средств индивидуальной мобильности (велосипед, самокат/электрический самокат, скутер, мопед, гироскутер, скейтборд, сегвей, моноколесо) согласно Правилам дорожного движения Российской Федерации, утвержденным постановлением Совета Министров – Правительства Российской Федерации от 23 октября 1993 г. № 1090 «О Правилах дорожного движения».
-
Мәдәни сәяхәт 16.03.2024
15 март көнне мәктәбебез укучылары - "Аулак өй - көрәш" төбәкара әдәби проектында гран-прига ия булган командабыз өчен башкалабыз Казанга “мәдәни сәфәр” оештырылды! Мәктәбез укучылары һәм туган (татар) тел укытучылары өчен бу искиткеч көн булды.Күренекле шәхесләребез М. Җәлил, Г.Тукай, К.Насыйри музейларында, Казанның тарихи үзәге - Иске Татар бистәсе урамнырында эчтәлекле экскурсияләрдә йөреп бик күп мәгълүмат тупладылар.Соңгы тукталыш Камал театрында булды. Биредә укучылар танылган артистларыбызны,язучыларыбызны тиз арада танып алдылар.Күркәм театраль гаилә Рамил һәм Илсөя Төхфәтуллина, танылган язучы Рабит Батулла белән бергә истәлекле фотоларга төштеләр.Бик яратып «Сүнгән йолдызлар»спектаклен карап, исән- сау гына туган якларына кайтып җиттеләр.Кошман мәктәбе, барлык укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз исеменнән шушы сәяхәтне оештыручыларга, бай мирасыбыз белән, татар әдәбияты классиклары белән танышу мөмкинлеген биргәнегез өчен, балаларыбызны сөендергәнегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. -
Гаилә - ил тоткасы 07.03.2024

Мәктәбебездә “Гаилә ил тоткасы” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмдә 5 гаилә төрле номинацияләр буенча чыгыш ясады. Бәйрәм оешкан төстә узды. Һәр гаиләнең чыгышы көчле алкышларга күмелде.
-
Теплая встреча 06.03.2024

5 марта в нашей школе прошёл межрегиональный семинар под названием "Дуслык җепләре өзелмәсен". Нашими почётными гостями были кандидат педагогических наук, доцент Гадиев Р. Г., директор школы Калиева М. Х., учителя татарского языка Булатова Ф. Б., Бакиева А. М., библиотекарь Гильманова Ф. Х. Они все приехали из села Киндер, Нижнетавдинского района Тюменской области. Обеими сторонами было подписано соглашение о сотрудничестве двух школ. В ходе мероприятия были показаны открытые уроки, мастер-классы. Учащиеся школы выступили с концертными номерами. Эта тёплая встреча запомнится нам на всю жизнь
-
Сәгыйди оныклары - җиңүче! 02.03.2024

29 февраль- 1 март көннәрендә мәктәбебез укучылары Арча районы, Кырлай авылында уза торган "Аулак Өй Көрәш" төбәкара проектында уңышлы гына чыгыш ясап,республика районнары арасында беренче урынны яуладылар. Алар Яңа Кырлай мәдәният йортында әдәби марафонда катнашып, Кырлай, Кушлавыч, "Әлифба" (Арча) музейларында булдылар. Котлыйбыз, сезне укучылар!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2024
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.“Туган тел көне” кысаларында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары Ф.Д.Сәлахова һәм Р.Т. Хәйруллина тарафыннан Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә ике әһәмиятле чара узды: Калфак бизәү буенча мастер класс һәм класстан тыш чара “Сөекле туган телем”. Балалар зур энтузиазм белән катнаштылар һәм символик бүләкләр алдылар. Сыйныфтан тыш чара мәктәп фойесында узды, анда укучылар табышмакларга җаваплар таптылар,халык биюләре биеделәр.











