• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Детские сады
  • Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы
Телефон: +7(843)-703-26-01
E-Mail: 2111000084@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ»
Руководитель: Кадырова Айгуль Салимулловна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 30 воспитанников
У нас учат: 3 воспитателя

Яңалыклар

"Исәнме,Алтын көз!"

Опубликовано: 22.10.2013

Тәрбияче Сиренә Гисматуллина  зурлар төркемендәге   балаларга  табигать һәрвакыт үзгәрештә булуын,  шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну турында мәгълүмат бирде:  бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.

Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.

                            Күңелләргә якты нур өләшеп

                           Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

          Үз муллыгы белән көзләр килә
         Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

   Җиргә төшә сары, ал яфраклар
    Көз җиткәнен алар белдерә.
    Алтын көзең синең, туган ягым,


     Күңелемә якын, бер генә.



К списку новостей