Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87
-
"Бәйрәм бүген" 26.04.2013

Халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай! … Һәр ел саен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, бәйрәмнәре үткәрәбез,
-
Г.Тукай иҗаты. 24.04.2013

Г.Тукай иҗаты, аның әкиятләрен, шигырьләренә язылган җырларын тыңлау, мультфильмнарын карау Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министлыгы биргән ""Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты " интерактив китабы, сайтка куйган мультфильмнар ярдәмендә кичке якта да оештырыла. Барлык эшчәнлектә дә атна буе бөек шагыйребез иҗаты белән таныштыру алып барыла
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 20.04.2013

-
Су-яшәү чыганагы. 19.04.2013

-
Яз шатлыгы. 17.04.2013

Яз җитте, дуслар! Зәңгәр саф һава.
Тамчылар тама, гөрләвек ага.
Бөреләр калка зирек, талларда.
Оялар әзер сыерчыкларга.
Рәхим итегез, кошкайларыбыз,
Безнең канатлы дускайларыбыз!
-
Канатлы дусларыбыз. 16.04.2013

Табигатьнең менә шушындый бер җылытып, бер суытып торган көннәрендә ерак җирләрдән арып-талып кайткан кошлар безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Канатлы дусларыбызны саклыйк, оялар ясыйк, җим бирик! Аларсыз бит дөньяның да яме юк.
-
Хәрәкәттә бәрәкәт 15.04.2013

Физкультура шөгылендә
Тенниска да өлгерәбез,.
Быел универсиада елы ,
Шуны әйбәт беләбез.
Спорт белән бик дус булгач,
Без бер дә авырмыйбыз
Сәламәтлек – иң зур бәхет!-
Шуны яхшы аңлыйбыз.
-
Спортны яратабыз. 10.04.2013

-
Иҗат үзәгендә. 06.04.2013

-
"Урман-безнең байлыгыбыз" 27.03.2013

Урман - кешенең иң якын дусты. Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, йөрәкләргә үтеп керерлек кошлар сайравы, аллы – гөлле чәчәккә күмелгән аланнары, гөлдән – гөлгә кунучы күбәләкләре кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да. Урманда рәхәтләнеп ял итәсең, сәламәтлегең ныгый, яшәү өчен яңа көч туплыйсың. Яшел төс күзләрне ял иттерә, тынычландыра. Урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп сакларга кирәк.
* Кошларны, җәнлекләне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын
туздырмагыз.
* Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.
*Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.
* Чүп – чарлар калдырмагыз.
* Урманда ут белән сак булыгыз
Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди ссүзләрегез бар?
Балалар. – Сакларбыз, үсемлекләрне,
- Өзмәбез чәчәкләрне,
- Кош оясына тимәбез,
-Сакларбыз бөҗәкләрне.
- Агач куаклар утыртып,
Урманнар үстерербаз.
- Чишмә - күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз.









