Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422326, РТ, Кайбицкий район, с. Хозесаново, ул. Школьная, д.23 |
| Телефон: | +7(843)-703-52-12 |
| E-Mail: | Shoz.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Хозесановская СОШ" |
| Руководитель: | Макарова Надежда Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1948 |
| У нас учатся: | 52 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Лагерь сменасы ябылу 04.07.2019

Мәктәптә урнашкан "Колокольчик" лагереның бүген ябылу тантанасы булды. Уен-көлке, концерт программасы, конкурслар һәм бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды бу көннең программасы.
-
Балалар практика үтә 02.07.2019

Ашханәгә кишер ел әйләнәсендә кирәк. Шуңа күрә мул уңыш булсын, кишерләр эре булсын дип тырышабыз. Менә сирәкләтеп алабыз үзләрен.
-
Су чәчрәтеп уйныйбыз 28.06.2019

Авылыбызның елга-күлләре булса да, рәхәтләнеп бассейнда файдалы ял итеп кайтабыз.
-
Җәйге матур көннәрдә 26.06.2019

Их, күңелле дә соң җәй көннәре! Аеруча, менә бу рәсемдәге шатлыклары йөзләренә чыккан кызлар һәм малайлар кебек, көндезге лагерьда ял итү бәхете тисә. 25 июньдә балалар Турминское авылына сәяхәт кылдылар. Алар андагы чиркәүдә, изге чишмәләрдә булып кайттылар.
-
Яңа ачылган музей комплексына экскурсия 26.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче балалар Олы Подберезьеда ачылган җир эшкәртү һәм авыл көнкүрешенә багышлнган музей комплексында экскурсиядә булдылар. Бу музей элеккееге авыл тормышын бөтен тирәнлеге белән ачып сала. Мондагы җир эшкәртү кораллары, руслар яшәгән җылы мичле йорт, туку станоклары, элеккеге пычкылар, кер юу такталары, сандык, чабаталар балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Юлларыгыз уң булсын! 25.06.2019

Матур күлмәк, прическа, фотосессия… Болар барысы да чыгарылыш кичәләре белән ассоциацияләнә. Быел беренче тапкыр егет һәм кызларга - ә алар унау - аттестатларны авылыбызның мәдәният йортында тантаналы шартларда тапшырдылар. Ике укучыбыз урта мәктәпне медаль белән тәмамлады. Алда укучыларыбызны зур, җаваплы юллар көтә. Юлларыгыз уң булсын!
-
Файдалы ял 24.06.2019

Балаларыбыз буген район үзәгендәге «Салават күпере» бассейнында су коенып ял итеп кайттылар.
-
Хәтер көне 22.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче балалар Хуҗа Хәсән авылы һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм шулай ук Бөек Җиңү алып кайткан авылдашларыбызны искә алдылар. 22 июнь - дөнья тарихында кайгылы көн, миллионлаган кешенең гомерен өзгән, балаларны ятим иткән бу сугыш 1941 елда шушы көнне башланган. Сугыш дигән афәтне күрергә язмасын, дигән теләктә балалар Олы Кайбычтагы һәйкәл янында да үз бурычларын үтәп кайттылар.
-
"Хәтер шәме" акциясе 21.06.2019

Бген кич авылдашларыбыз Хуҗа Хәсән авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында хәтер шәмнәрен кабыздылар
-
Яфрак азык җыярга керештек 20.06.2019

Яфрак азык яшь маллар өчен кышкы чорда менә дигән витамин чыганагы. Аны вакытында җыеп алып, бар таләпләрне үтәп киптереп саклауга куйсаң, кышын бозаулар сау-сәламәт, көр булып үсәчәк. Шуңа да елның елында районда яфрак азык, витаминлы үлән хәзерләүгә зур игътибар бирелә. Хәзер, яшел азыкның иң файдалы вакытында, һәр хезмәт коллективына, авыл җирлекләренә бу эшкә керешергә кушылды. Безнең мәктәп коллективы һәм 11 нче сыйныф укучылары да бу эшкә вакытында тотынды. Җыелган яфрак азыкны терлекчелек комплексына тапшырды. Витаминлы азык хәзерләү күңелле мизгелләр дә хәтердә калдырды.









