Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422326, РТ, Кайбицкий район, с. Хозесаново, ул. Школьная, д.23 |
| Телефон: | +7(843)-703-52-12 |
| E-Mail: | Shoz.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Хозесановская СОШ" |
| Руководитель: | Макарова Надежда Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1948 |
| У нас учатся: | 52 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Чистые пруды 24.07.2019

Не забываем о своих саженцах вокруг пруда и в каникулярное время. А также следим за чистотой и порядком вокруг водоемов.
-
Җимеш бакчасында 13.07.2019

Укучыларның җәйге практикасы дәвам итә. Мәктәпнең җимеш бакчасында карлыган, кура җиләге куаклары арасын казып чыктык. Хәзер инде ял итсеннәр, яңа көч тупласыннар.
-
Лагерь сменасы ябылу 04.07.2019

Мәктәптә урнашкан "Колокольчик" лагереның бүген ябылу тантанасы булды. Уен-көлке, концерт программасы, конкурслар һәм бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды бу көннең программасы.
-
Балалар практика үтә 02.07.2019

Ашханәгә кишер ел әйләнәсендә кирәк. Шуңа күрә мул уңыш булсын, кишерләр эре булсын дип тырышабыз. Менә сирәкләтеп алабыз үзләрен.
-
Су чәчрәтеп уйныйбыз 28.06.2019

Авылыбызның елга-күлләре булса да, рәхәтләнеп бассейнда файдалы ял итеп кайтабыз.
-
Җәйге матур көннәрдә 26.06.2019

Их, күңелле дә соң җәй көннәре! Аеруча, менә бу рәсемдәге шатлыклары йөзләренә чыккан кызлар һәм малайлар кебек, көндезге лагерьда ял итү бәхете тисә. 25 июньдә балалар Турминское авылына сәяхәт кылдылар. Алар андагы чиркәүдә, изге чишмәләрдә булып кайттылар.
-
Яңа ачылган музей комплексына экскурсия 26.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче балалар Олы Подберезьеда ачылган җир эшкәртү һәм авыл көнкүрешенә багышлнган музей комплексында экскурсиядә булдылар. Бу музей элеккееге авыл тормышын бөтен тирәнлеге белән ачып сала. Мондагы җир эшкәртү кораллары, руслар яшәгән җылы мичле йорт, туку станоклары, элеккеге пычкылар, кер юу такталары, сандык, чабаталар балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Юлларыгыз уң булсын! 25.06.2019

Матур күлмәк, прическа, фотосессия… Болар барысы да чыгарылыш кичәләре белән ассоциацияләнә. Быел беренче тапкыр егет һәм кызларга - ә алар унау - аттестатларны авылыбызның мәдәният йортында тантаналы шартларда тапшырдылар. Ике укучыбыз урта мәктәпне медаль белән тәмамлады. Алда укучыларыбызны зур, җаваплы юллар көтә. Юлларыгыз уң булсын!
-
Файдалы ял 24.06.2019

Балаларыбыз буген район үзәгендәге «Салават күпере» бассейнында су коенып ял итеп кайттылар.
-
Хәтер көне 22.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче балалар Хуҗа Хәсән авылы һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм шулай ук Бөек Җиңү алып кайткан авылдашларыбызны искә алдылар. 22 июнь - дөнья тарихында кайгылы көн, миллионлаган кешенең гомерен өзгән, балаларны ятим иткән бу сугыш 1941 елда шушы көнне башланган. Сугыш дигән афәтне күрергә язмасын, дигән теләктә балалар Олы Кайбычтагы һәйкәл янында да үз бурычларын үтәп кайттылар.








