Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Теннис буенча ярыш. 07.03.2016

5 нче март көнне Кайбычта "Салават күпере" спорт комплексында өстәл теннисы буенча укучылар арасында ярыш булды. Бу ярышта безнең мәктәптән Егорова Д. 2 нче урын алды.
-
Халыкара хатын - кызлар көне белән!!! 05.03.2016

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын - кызлар көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан бүген мәктәптә бик матур бәйрәм кичәсе булды. Кичәгә кунак итеп башлангыч сыйныф укучыларының барлык әниләре дә чакырылды. Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әниләргә укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Әниләр бәйрәме. 04.03.2016

Бүген мәктәп тагында яктырып, ямьләнеп китте. Чөнки бүген мәктәпкә кунакка хөрмәтле әниләр килде. 5 нче сыйныф җитәкчесе Салахутдинова Р.Р. балалар белән берлектә әниләр өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Балалар әниләрен котлап үз куллары белән ясаган чәчәк бүләк иттеләр. Соңыннан бәйрәм сый-нигъмәтләр белән әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.
-
"Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни - тикшеренү конференциясе" 04.03.2016

4 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы номерлы гимназиясендә үткәрелгән "Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни - тикшеренү конференция" сендә безнең мәктәптән Шәрәфетдинова Э. II дәрәҗә, Платонова А. III дәрәҗә дипломга, Әхмәтшина Д., Исламова А. лауреат дипломына лаек булдылар.
-
Бәйрәм чәчәксез булмый. 01.03.2016

Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен,
Юллар кебек озын булсын
Әнкәем гомерләрең.
-
Хәлфин укулары. 29.02.2016

27 февральда Казанның 14 нче гимназиясендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни - эзләнү укучылар конференциясенең финалы узды. Анда безнең мәктәптән Закирова А. һәм Малова В. чыгыш ясадылар, грамота һәм сертификатка ия булдылар.
-
Муса Җәлилнең 110 еллыгы 26.02.2016

25 февральда районда Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган әдәби музыкаль кичә уздырылды. Бу кичәдә безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Солтанова Камилә Муса Җәлилнең "Джим" поэмасыннан өзек сөйләде.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2016

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә 7-8 нче сыйныфлар арасында " Ягез әле, егетләр" бәйгесе үткәрелде. Егетләр үзләренең осталыкларын спортта да, тапкырлыкта да күрсәттеләр. Ир укытучыларны һәм егетләрне бәйрәм белән котлап, кызлар матур сүзләре, җыр - биюләре белән изге теләкләрен ирештерделәр.
-
Итоги недели химии. 20.02.2016

Итоги недели химии отражаются в стенгазеттах учащихся 8-11 классов.
-
Игра - викторина. 18.02.2016

18 февраля в рамках недели проведена игра - викторина на тему: "Химические элементы" с учащимися 9-11 классов под руководством учителя химии Губеева А.М. Две команды соревновались между собой в знаниях химических элементов. Учащиеся получили большой заряд бодрости, энергии и новых знаний по химии.
Мәктәптә химия атналыгы барды. Шул уңайдан 9-11 нче сыйныфлар арасында уен-викторина булды. Укучылар үзләренең химия фәнен белүләрен җаваплары белән дәлилләделәр. 1 урын 9-10 сыйныф укучыларына елмайды.





