Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Чишмәләрне саклыйк. 26.05.2016

Бүген 5 нче сыйныф укучылары авылыбыз уртасына урнашкан Олы кизләүгә бардылар. Алар чишмәне чүп -чардан арындырдылар, чәчәкләр утырттылар. Мондый игелекле эшләрне һәр даим кылыйк.
-
Соңгы кыңгырау. 25.05.2016

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә - районның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы, район мәгариф бүлегеннән Сибгатуллина Альбина Альберт кызы, ветеран укытучылар, ата - аналар һәм килгән кунаклар чыгарылыш сыйныф укучыларына олы юлга фатихаларын бирделәр.
-
Кәбестәләр мул булсын. 24.05.2016

Бүген укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогына кәбестә үсентеләре утырттылар. Кәбестәләр мул булып үссеннәр.
-
Помидор үсентеләре утырттык. 23.05.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогына бүген помидор үсентеләре утырттык.
-
А.П.Маресьевның тууына - 100 ел. 21.05.2016

20 нче май көнне легендар очучы, Советлар Союзы Герое А.П.Маресьевның тууына 100 ел тулды. Мәктәптә сыйныф җитәкчеләре укучыларга сыйныф сәгатьләре үткәрделәр,аның тормыш юлына һәм сугышчан батырлыгына багышланган фильм карадылар.
-
Аллы-гөлле чәчәкләр. 20.05.2016

Мәктәп бакчасында кызу эш көннәре. Укучылыр мәктәп яны тәҗрибә участогына чәчәк үсентеләре утырттылар.
-
Бассейнда. 20.05.2016

19 нчы май көнне 10 нчы сыйныф укучылары "Салават күпере" спорткомплексына бассейнга су коенырга бардылар.
-
Дуслык һәм Шатлык көне. 19.05.2016

Ел саен мәктәбебез укучылары 19 май-Дуслык һәм Шатлык көнен зурлап үткәрәләр. Бәйрәм сбор белән башланып китте, аннан күңелле стартлар үткәрелде. Дуслык һәм шатлык көне укучылар конөерты белән тәмамланды.
-
17 нче май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17.05.2016

17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Ышаныч телефонының төп бурычы – балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү. Балалар ышаныч телефонында махсус укытылган белгечләр – психологлар эшли. Анда һәр кеше, шул исәптән ата-аналар, олылар да шылтырата ала. Исем-фамилияңне, адресыңны, бүтән мәгълүматларыңны атамасаң да була. Ышаныч телефоны аноним һәм бушлай ярдәм күрсәтә. Четерекле хәлгә юлыккансың икән – шалтырат! Балалар ышаныч телефонының номеры – 8-800-2000-122.
-
Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне. 16.05.2016

11-20 май аралыгында ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш Бөтенроссия акциясе бара. 15 май - СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне уңаеннан, сыйныф җитәкчеләре информацион минутлар үткәрделәр.





