Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әлифба бәйрәме. 19.02.2018

17 нче февраль мәктәптә Әлифба бәйрәме үтте. Мәктәп директоры Лариса Георгий кызы укучыларны мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүләре – Әлифбаны өйрәнүне тәмамлаулары белән чын күңелдән котлады. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
-
"Татарстан чаңгы юлы 2018". 12.02.2018

Мәктәптә "Татарстан чаңгы юлы 2018"гә багышланган чаңгы ярышлары уздырылды. Бәйгегә Чүти авыл җирлегеннән дә чаңгычылар килгән иде. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Ярышта катнашучылар коймак белән чәй эчтеләр.
-
"Сталинградның 200 төне һәм көне". 07.02.2018

Мәктәптә Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган, “Сталинградның 200 төне һәм көне” исемле сыйныф сәгатьләре үтте. ЮНАРМИЯ отряды членнары Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында тетрәндергеч итеп сөйләде. Сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
-
Олыларга ярдәм итү саваплы эш. 05.02.2018

Чүти урта мәктәбендә тимурчылык эше һәрдаим алып барыла. Шушы көннәрдә 8 нче сыйныф укучылары Илһамия апаның хәлен белеп, ишек алдын кардан арындырдылар. Ул укучыларга рәхмәт әйтеп озатып калды.
-
"Ачык ишекләр" көне. 29.01.2018

Бүген 6 нчы сыйныфта "Ачык ишекләр" көне үтте. Әти-әниләр татар теленнән ачык дәрес карадылар. Соңыннан "Ачык ишекләр" көненә йомгак ясалды, әти-әниләр үзләренең тәэсирләре белән уртаклашып, теләкләрен җиткерделәр.
-
Мәктәптә "Ачык ишекләр" көне. 26.01.2018

Мәктәптә 5 нче сыйныфларның әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр көне" үтте. Бу көнне Зөлфирә Хайрулла кызы рус теленнән, ә Любовь Тимофеевна математикадан ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан сыйныф җитәкчесе җыелыш үткәреп, әти-әниләр өчен һәрвакыт ишекләрнең ачык булуына басым ясады.
-
ТИН укытучылары көч сынаштылар. 21.01.2018

Кайбыч районының Чүти, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучылары арасында бәйге үтте. Бәйгедә Чүти урта мәктәбеннән Козлов Сергей Василий улы катнашты. Ул беренче урынны алды. Сергей Василий улына уңышлар телибез.
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 17.01.2018

19 января 2018 года с 12.00 по 13.00 состоится Республиканское родительское интернет- собрание на тему "Виртуальная жизнь ребёнка: интернет друг или враг". Онлайн - трансляция на сайте КИУ.РФ. Вопросы можно задать по адресу: roditelirt@mail.ru
-
Район чыршысына тавыш бир! 12.01.2018

Районнар арасында уздырыла торган "Иң матур чыршы" бәйгесенә тавыш бирү дәвам итә. Без дә бу акциягә бик теләп кушылдык.
Иң матур чыршы- безнең районда.
-
Имтиханнарга әзерлек 08.01.2018

Дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, аңа әзерлек бер генә көнгә дә тынып тормый. Каникул көннәрендә 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары рус теле белән математикадан сынау тотып карады. Аның нәтиҗәләре укучыларга алга таба нәрсәләр өстендә ныграк эшләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм итә.





