Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
E-Mail: | sch723@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 91 учеников /91 укучы, в филиале-8 учеников / филиалда -8 укучы |
У нас учат: | 18 учителей/ 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 17.01.2018
19 января 2018 года с 12.00 по 13.00 состоится Республиканское родительское интернет- собрание на тему "Виртуальная жизнь ребёнка: интернет друг или враг". Онлайн - трансляция на сайте КИУ.РФ. Вопросы можно задать по адресу: roditelirt@mail.ru
-
Район чыршысына тавыш бир! 12.01.2018
Районнар арасында уздырыла торган "Иң матур чыршы" бәйгесенә тавыш бирү дәвам итә. Без дә бу акциягә бик теләп кушылдык.
Иң матур чыршы- безнең районда.
-
Имтиханнарга әзерлек 08.01.2018
Дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, аңа әзерлек бер генә көнгә дә тынып тормый. Каникул көннәрендә 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары рус теле белән математикадан сынау тотып карады. Аның нәтиҗәләре укучыларга алга таба нәрсәләр өстендә ныграк эшләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм итә.
-
Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. 01.01.2018
Безнең мәктәбебездә дә укучылар өчен Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Бәйрәмне 25 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрделәр. Шулай ук чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнделәр, дәртле биюләр, күңелле җырлар җырлап, уйнап Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Алар да бүләксез килмәгән, укучыларны котладылар, күчтәнәчләр өләштеләр. Бәйрәмебез шулай бик күңелле узды.
-
Хуш киләсең, яңа 2018 нче ел! 25.12.2017
Менә инде Әтәч елының да санаулы гына көннәре калып бара. Тиздән Эт елы киләчәк. Без бу елга зур өметләр баглыйбыз. Мәктәбебез укучыларының сау-сәламәт булуларын, укуда һәм төрле ярышларда сынатмауларын теләп калабыз.
-
Кардан сыннар. 18.12.2017
Чүти урта мәктәбе ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. Мондый сыннарны ел саен эшлибез. Алар мәктәпкә керү юлын бизәп тора. Кардан сыннарны ясарга әти-әниләр булышты. Биек тау, төрле әкият геройлары ясап мәйданчыкны бизәргә ярдәм иткәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Интернет-собрание. 14.12.2017
15 декабря в 12 часов состоится Республиканское интернет-собрание на тему «Поборы и пожертвования - что общего и в чем разница?». Онлайн – трансляция на сайте киу.рф.
-
Яңа елга әзерлек. 12.12.2017
Мәктәптә Яңа елга әзерлек бара. Бүген укучылар мәктәп алдына кардан сыннар ясый башладылар. Тәнәфесләрдә Яңа ел җырларын өйрәнәләр. Бал-маскарадка чыгышлар әзерлиләр.
-
Ватан Геройлары көне 10.12.2017
2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 нче декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. Безнең Чүти урта мәктәбендә дә бу истәлекте дата зу әзерлек белән билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан “Алар мәңге хәтердә” дигән темага музыкаль композиция үткәрелсә, ә урта звено укучылары һәм Юнармия сафларында торучы егеләребез һәм кызларыбыз обелискка чәчәкләр куйдылар һәм “Батырларга дан” дигән тема астында газета чыгардылар. Бу истәлекле көннең яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә, Ватан өчен гомерләрен дә кызганмыйча, сугыш кырында ятып калучы ватандашларыбызны искә алуда әһәмияте бик зур.
-
Фәнил Әхмәтҗанов Приморье өлкәсенең Уссурийск шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән 05.12.2017
Фәнил Әхмәтҗанов Приморье өлкәсенең Уссурийск шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән
Фәнил армиядән Кайбычны, туган авылы Чүтине, туганнарын сагынып кайта. Ул Олы Кайбыч авылыннан Наил Гарәфетдинов, Федоровскойдан Илнур Шәмсиев белән бергә хезмәт итә. Армиядәге дуслык озак еллар дәвам итә . Армиягә киткәнче Апастагы аграр көллияттә тракторчы -машинист, механик һөнәрләрен үзләштерә. Техник белем алуым хәрби хезмәттә нык ярдәм итә. Фәнил “МТ-ЛБ” да механик-йөртүче булып хезмәт итә. Армиядәге һәр көнен күңел түреннән үткәрә:
– Ә иң истә калганы, Индия солдатлары белән бергәләп “Индра” дип аталган Россия –Индия халыкара хәрби өйрәнүләрдә катнашу булды. Әлеге өйрәнүләр вакытында үз вазыйфаларымны төгәл үтәгән өчен Индия генералы бүләк тә тапшырды. Анда ике яктан барлыгы 700 гә якын солдат катнашты,- дип төгәлләде Фәнил очрашуга килгәч.