Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Әлифба бәйрәме. 28.02.2015

Бүген мәктәбебездә "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, табышмаклар чиштеләр, матур шигырьләре, җырлары белән сөендерделәр. Аларга кунакка әниләр килгән иде. Алар укучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
-
"Йолдызлык-2015". 26.02.2015

25 нче февраль көнне Мәлки мәдәният йортында "Йолдызлык" фестиваленең зона туры узды. Мәктәбебездән бәйгедә 14 укучы катнашты. 8 укучы II турда чыгыш ясау мөмкинчелеге алды. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Сдача нормативов ГТО. 25.02.2015

В школе продолжается сдача нормативов ГТО зимней сессии. Ученики сдают нормативы стрельбы из пневматической винтовки.
-
Укучылар театр бәйгесендә. 23.02.2015

22 нче февраль көнне "Тамчылар" түгәрәгенә йөрүче балалар Кама Тамагы районында узган театр бәйгесендә катнашып Дипломга ия булдылар. Алар "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2015

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне. Кадерле Әтиләребез! Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, бәхет һәм шатлыклар телибез!
-
Мәктәптә хәрби уен "Зарница" үтте. 20.02.2015

Бүген мәктәптә хәрби уен "Зарница" үтте. Уенда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Кызлар һәм егетләр Калашников автоматын сүтеп җыюда, ату, медицинада ярыштылар. Һәр этап буенча җиңүчеләр билгеләнде, ә команда зачетында хәрби эш буенча иң яхшысы дип 2 нче рота билгеләнде.
-
Җыр һәм строй конкурсы. 19.02.2015

Бүген мәктәптә җыр һәм строй конкурсы булды. Конкурста 5-11 нче сыйныфлар катнашты. Ярыш бик кискен барды. 1 нче урынны 2 нче рота, 2 нче урынны 1нче рота алды.
-
Укучылар фәнни-гамәли конференциядә. 18.02.2015

Мәктәбебезнең 3 укучысы ТР Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Карадуган урта гомуми белем мәктәбендә” Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни – гамәли конференциядә катнаштылар: 11 сыйныф Вахитова Айназ, 10 нчы сыйныф Закирова Алсу, 9 нчы сыйныф Закирова Зилә. Алар катнашканны раслаучы сертификатларга ия булдылар.
-
Бакчалар иртә яздан чәчәккә күмелсен. 17.02.2015

Укучылар белән көздән җыеп калдырган орлыкларны барладык. Иртә яздан бакчаларыбыз чәчәккә күмелсен өчен, без инде күптәннән үк петуния, сальвияне, ә бүген цинерария чәчәге орлыкларын савытларга чәчтек.
-
Мәктәптә чаңгы ярышлары. 16.02.2015

Бүген Чүти урта мәктәбендә Әфганстанда батырларча һәлак булган Драндров Владимир истәлегенә 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Ярыш бик кискен барды. Малайлар командасыннан I -Уткин Айдар,II - Хасанов Ирек, III - Ахмедов Тимур. Кызлар командасыннан I -Тараканова Марина, II - Сулагаева Инна, III - Ахтямкина Динара алды. Барысы да бу ярыштан канәгать калдылар.





