МБОУ «Бурундуковская основная общеобразовательная школа имени Р.Калимуллина Кайбицкого муниципального района РТ"/МБББУ "Борындык төп белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422322, РТ, Кайбицкий район, с. Бурундуки, ул. Октябрьская, д. 24 |
Телефон: | +7(843)-703-32-33 |
E-Mail: | sch731@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Бурундуковская оош" |
Руководитель: | Хузина Рания Файзрахмановна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 34 учащихся/34 укучы и 7 воспитанников/7 балалар бакчасында тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 14 учителей/14 укытучы и 2 воспитателя/ 2 тәрбияче |
МБОУ «Бурундуковская основная общеобразовательная школа имени Р.Калимуллина Кайбицкого муниципального района РТ"/МБББУ "Борындык төп белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы. Чәчәклек 25.08.2022
Чәчкәләр –җәннәт иледер-
Борындык бакчасында!
Розалар,яран гөлләре
Үсәләр барчасы да.
Петуния,бәрхет гөлләр,
Ромашкалар, кашкарый
Мәктәпкә килүчеләргә
Матурлык сибеп карый.
Шау чәчкәдә үрмә гөлләр,
Канәфер,миләүшәләр
Кунакларга сәлам биреп
Җил белән серләшәләр.
Килегез сез,күрегез сез
Безнең гүзәл мәктәпне.
Күңелләрегез ял итәр
Һәм булырсыз рәхмәтле.
Ел буена хәтерләрсез
Борындык гөлләрен дә.
Шатлык хисләре кабыныр
Күпләрнең йөрәгендә.
Гөлнур Айзат -
Поздравляем! 24.08.2022
На пленарном заседании Юсупова А.Х (учитель физики) награждена Нагрудным знаком РТ "За заслуги в образовании"; Хузина Н.С (учитель русского языка и литературы) - Благодарственным письмом МОиН РТ; Гарафиева Р.С. (учитель иностранного языка) - Почетной грамотой отдела образования. По итогам районной Спартакиады учащихся ООШ КМР РТ школа заняла 1 место. Сертификат на 5000 рублей нам вручили за 3 место по итогам конкурса "Подготовка образовательных учреждений к 2022 - 2023 учебному году"
-
Секционные работы учителей-предметников 23.08.2022
Сегодня на базе различных школ района работают традиционные секции учителе-предметников. Они анализируют реульаты работы прошлого учебного года, корректируют план работы на новый учебый год.
Бүген конференция кысаларында районның төрле мәктәпләрендә укытучыларының август киңәшмәләре бара.
-
Подготовка к новому учебному году 12.08.2022
До начала нового учебного года остаются считанные дни. Экспертная комиссия начала проверку готовности школ. В составе комиссии заместитель руководителя исполкома по социальным вопросам Фания Петухова, начальник отдела образования Ильмас Хамидуллин, методисты, педагоги, инспектор по работе с несовершеннолетнего отдела полиции Фания Калимуллина. При оценке готовности к новому учебному году учитываются благоустроенность, чистота территорий и зданий, эффективность использования опытных участков, красота фойе, подъездов, наличие символов России и Татарстана, флагов, соблюдение закона о государственных языках. Особое внимание уделяется мерам, направленным на обеспечение безопасности детей.
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү эшен башлады. Комиссия составында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, методистлар, педагоглар, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина бар. Яңа уку елына әзерлеккә бәя биргәндә, территорияләрнең һәм биналарның төзеклеге, чисталыгы, тәҗрибә участокларыннан ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланулары, фойе, керү юлларының матурлыгы, Россия һәм Татарстан символларының, флагларның булуы, дәүләт телләре турындагы законның үтәлеше исәпкә алына. Балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән чараларга игътибар бирелә.
-
Косметический ремонт 05.08.2022
В школе продолжается косметический ремонт
Мәктәптә яңа уку елы алдыннан җиңелчә ремонт эшләре дәвам итә.
-
Сбор лекарственных трав 15.07.2022
С целью формирования основ экологической культуры, сознания и мировоззрения учащихся дан старт экологической акции «Трав лекарственных запас помогает в трудный час!» по сбору лекарственных трав, так как они обладают целебными свойствами в оздоровлении и сохранении здоровья человека.
Экологик культура, дөньяга аңлы караш нигезләрен формалаштыру максаты белән дару үләннәре җыю буенча «Дару үләннәре авыр сәгатьтә булыша! " дигән экологик акциягә старт бирелде.Барабыз да белә: алар кеше сәламәтлеген сәламәтләндерүдә һәм саклауда дәвалау үзлекләренә ия.
-
Рабочий визит главы района
12.07.2022
С рабочим визитом посетили Бурундуковскую основную школу глава района А. И. Рахматуллин и начальник отдела образования И. И. Хамидуллин
Эш визиты белән Борындык төп мәктәбендә район башлыгы А. И. Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе И. И. Хәмидуллин булдылар.
-
Поздравляем! 10.07.2022
Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Алсу Харис кызы Йосыпованың 10 июльдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле Алсу Харисовна! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен телибез. Башкарган эшегез уңыш китерсен, хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен иде. Белем биргән һәр укучыгызның хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның, оныгыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын! -
На приишкольном участке 05.07.2022
Кипит работа на пришкольном участке! По традиции в летнее время проводится операция "Забота о школе", где один из главных блоков работы - ухаживание за газонами перед фасадом школы, выращивание цветов, прополка, полив растений.... Всё лето пришкольная территории находится под зорким оком нашего коллектива.
Мәктәп бакчасында җәй буе эш бетеп тормый. Вакытында чүбен утап, суып сибеп тормасан мул уңыш җыярмын димә.
-
На пришкольном участке 02.07.2022
Вот и пришла благодатная пора коротких ночей и долгих дней. Неудивительно, что замечательная ароматная и сладкая ягода земляника поспевает как раз в это время. Наступает кульминация всех наших забот о ней и самая приятная работа на земляничной грядке – сбор урожая.
Менә кыска төннәр һәм озын көннәр вакыты да җитте. Бакча җиләгенең хуш исле һәм татлы җимеше нәкъ менә шул вакытта өлгереп җитүе гаҗәп түгел. Мәктәп бакчасында җиләк җыю сезоны башланды.