МБОУ «Бурундуковская основная общеобразовательная школа имени Р.Калимуллина Кайбицкого муниципального района РТ"/МБББУ "Борындык төп белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422322, РТ, Кайбицкий район, с. Бурундуки, ул. Октябрьская, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-703-32-33 |
| E-Mail: | Sbur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурундуковская ООШ" |
| Руководитель: | Бикмуллина Миляуша Габдлхабировна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 26 учащихся/26 укучы и 8 воспитанников/8 балалар бакчасында тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 12 учителей/12 укытучы и 2 воспитателя/ 2 тәрбияче |
-
"Созвездие- Йолдызлык" фестиваленең район туры 12.03.2026

Бүген Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә "Созвездие- Йолдызлык" фестиваленең район туры узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Мингалиев Радель һәм Замилова Зәринә «Вокал-соло» номинациясендә катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 11.03.2026

Хөрмәтле Рафия Рифкатовна! Сезне ихлас куңелдән олы юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз! Сез - безнең балаларыбыз өчен укытучы гына түгел, ә чын остаз, зирәк дус һәм һәр өлкәдә дә үрнәк бирүче, илһамландыручы яраткан кеше. Сезнең тырыш, намуслы хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм балаларны яратуыгыз мәктәп дөньясын тагын да баета. Бетмәс-төкәнмәс энергиягез белән укучыларга көч бирәсез һәм үз-үзләрендә ышаныч уятасыз. Без сезгә балаларга биргән тирән белемнәрегез, игътибарыгыз, кайгыртуыгыз, ярдәмнәрегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык-сөенечләр, эшегездә зур уңышлар телибез. Йөргән юлларыгыз ачык, туар таңнарыгыз якты булсын. Якыннарыгызның җылылыгын, кадер-хөрмәтен тоеп озын бәхетле гомер яшәргә язсын!
-
Бәйрәм белән котлыйбыз! 07.03.2026

Бүген балалар бакчасында бик матур бәйрәм – 8 март бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә кунакка әниләр дә килгән иде. Балаларның биюләре, җырлар һәм күңелле уеннар истә калырлык мизгелләр булды. Бәйрәм җылы, күңелле атмосферада узды. Балалар үз куллары белән ясаган открыткаларын әниләренә бүләк иттеләр. Кадерле әниләр, әбиләр! Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бу дөньяда иң яхшысы – үз балаларыгызның мәхәббәте булуын телибез.











