Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Халыкара инвалидлар көненә багышланган очрашу кичәсе.
Опубликовано: 10.12.20157 декабрь көнне Галия Кайбицкая исемендәге музейда инвалидлар ункөнлеге кысаларында очрашу кичәсе үтте. Очрашуга Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият дәресе укытучысы Булатова Гөлия Алкиновна җитәкчелегендәге 6 А һәм 9 Б сыйныфы укучылары 1 нче группа инвалид Сәләхиева Вәсилә апа белән очрашты. Күзенә 9 тапкыр операция ясатса да, аның күзләре менә инде 6 ел якты дөньяны күрүдән мәхрүм. Бик күп сынаулар күргән бу ханым сынаулар алдында сынмаган, сыгылмаган. Киресенчә, ул дөньяны өзелеп ярата. Чыгышы белән Чувашия Республикасының Яльчик районы Байтирәк авылында туып – үскән кыз, 1963 нче елны Казан медицина училещасын тәмамлагач, Кайбыч больницасына фельдшер – лаборант булып эшкә билгеләнә. Вәсилә апа үз эшенә бик җаваплы карый, кешегә яшәү чаткысы бүләк итә. Кичәбезнең кунагы гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Ләбибә апа Шәмсетдинова үзенең мәгънәле, кызыклы сораулары белән очрашуны җанландырып барды, балаларга янәшәбездә булган, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга, аларга карата игътибарлы булырга өндәде. Балалар үз чиратында Вәсилә апаның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Бу очрашу һәркемгә уйланырга мөмкинлек тудырды, чөнки иртәгә сине нәрсә көткәнен беркем дә белми.
К списку новостей











