• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11
Телефон: +7(843)-702-11-84
E-Mail: S.Kbc@tatar.ru, Sch722@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования"
Руководитель: Мусина Исламия Мирхатовна
Год основания учреждения: 1917
У нас учатся: 396 учащийся
У нас учат: 32 педагогов

Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»

Толерантлык көне

Опубликовано: 19.11.2015

16 нчы ноябрь – Толерантлык көне.  Шул уңайдан  республикабызда да, районыбызда да, мәктәбебездә дә бик матур чаралар үткәрелә.

Татарстан Республикасы - күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар , башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Алар гомер –гомергә дус-тату булганнар. Без дә шушы матур гадәтләрне дәвам итәргә тиешбез.

Безнең 5 а сыйныфын да күпмилләтле дип әйтергә мөмкин. Озатбекның әтисе – үзбәк милләтеннән булган, Рамилнең әнисе Валентина – чуаш кызы, Сардор үзе татар булса да, Үзбәкстанны туган җире дип саный, Айназның дәү әнисе – Любовь апа – керәшен кызы. Шулай булгач, безнең сыйныф бу көнне күз уңаеннан ычкындырмады.  Районыбызның психолого-педагогик хезмәт белгече Федотова Людмила Николаевна ярдәме белән үткәрелгән сыйныф сәгатен укучылар да бик көтеп алдылар. Төрле тренинглар ярдәмендә һәр балага шәхси якын килеп, фикерләрен уртаклашты ул. Әгәр бала башка милләт һәм дин  вәкилләренә карата нәфрәт, исәпләшмәү шартларында тәрбияләнсә, олыгайгач та аның бу тискәре мөнәсәбәте дәвам итәчәк. Бу уңайдан рольле уеннар бик әһәмиятле урын алды дияргә мөмкин. Бала шул ситуацияне үзе аша үткәрсә генә, башкаларга карата мәрхәмәтлерәк була ала, минемчә. Әлеге очрашуда  дискуссия, өйрәтү күнегүләре, рольле уеннар, рефлексия кебек методлар да  кулланылды. Ә иң мөһиме – “толерант” шәхес төшенчәсенә ачыклык керттек. Толерант шәхес – ул үзен яхшы белүче һәм башкалар белән дә исәпләшүче кеше. Бу турыда 5 а сыйныфында укучы һәр бала аңлады, минемчә, һәм ул моны киләчәктә раслар дип ышанасы килә.

 

5 а сыйныфы җитәкчесе Хәмидуллина Алсу Фәритовна



К списку новостей