Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Экскурсия
Опубликовано: 29.09.2015Рәхәт тә соң көзге урманда. Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт... Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары ...Саф һава, сары яфраклар. Бигрәк тә быелгы сентябрь үзенең җылылыгы, матурлыгы белән аерылып торды. Шундый көннәрнең берсендә яңа оешкан 5 а сыйныфы да сәяхәткә кузгалды. Тизрәк һәм күңеллерәк булсын өчен велосипедларда барырга булдык. Рюкзакларга бераз ашарга, уйнарга туп һәм ракеткалар алып юлга чыктык. Урман безне бик җылы каршы алды. Малайлар туйганчы футбол, кызлар бадминтон уйнадылар. Аннан иң матур көзге букет конкурсы үткәрдек. Ләйсәннекеннән матуры табылмады. Ә урман күле аеруча сихри һәм матур тоелды. Аның янында озак кына карап басып тордык. Аннары барыбыз бергә кайтырга чыктык, Сәяхәттән алган тәэсирләр озакка җитәр дип уйлыйбыз
К списку новостей











