Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Беренче дәрес: "Минем Кече Ватаным"
Опубликовано: 02.09.2014Туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм Кайбычыбызның ил күләмендәге урынын күрсәтү, тарихы, бүгенгесе белән таныштыру максатыннан өлкән сыйныф укучылары өчен беренче дәресне тарих укытучыы Хәйруллина А. Р. һәм татар теле - әдәбияты укытучысы Хәмидуллина А. Ф. тирән эчтәлекле итеп уздырдылар. 9нчы - 11 нче сыйныф укучылары Кайбычның тарихы, тарихи һәйкәлләре, танылган кешеләре турында фильм карап үттеләр. Бөек Ватан сугышы елларында Кайбычның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында Александрова Диананың (10 б)проект эшен зур кызыксыну бедән тыңладылар. Хәйретдинова Ләйсән (11 б) Илсөя Сөнгатуллинаның “Кайбычым- туган ягым” шигырен тыңлаучыларның исенә төшерде, ә Илсөяр Рәхмәтуллина (11 а) үзе иҗат иткән “Кайбычым” шигырен җиткерде. Сираҗиева Инзилә (10 а) башкаруында “Казаным- башкалам” җыры һәркемгә ошады.
"Минем Кече Ватаным" дигән темага узган беренче дәрес куелган максатларга ирешеп кенә калмыйча, тирән эмоциональ кичерешләр белән истә калды.
К списку новостей











