Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Истәлекле очрашу
Опубликовано: 15.03.201415 март мәктәбебез өчен бик истәлекле көн булды. Укучылар белән очрашуга Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, тарихчы галим Рәшит Галям килгәннәр иде. Рафис абый безнең якларда еш була, аның хатыны Әлфия апа безнең мәктәбебездә белем алган. Балалар шагыйре буларак ул безгә шигырьләрен укыды, укучы кызларыбызның үзләре язган шигырьләре белән танышты, язучылар, шагыйрьләр турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ә Рәшит абый безнең Тау ягының бай тарихлы булуын , ләкин тиешенчә өйрәнелмәвен әйтеп үтте. Бәрлебашы авылына багышлап чыгарылган китапның редакторлары буларак, алар бик кызыклы фактларга тукталдылар. Очрашу бик күңелле, эчтәлекле, мавыктыргыч булды, укучылар да, килгән кунаклар да бик канәгать калдылар.
К списку новостей











