Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Сәләтле укытучының сәләтле укучылары
Опубликовано: 06.03.2014Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина А. Ф. өчен соңгы атналар вакыйгаларга һәм уңышларга бай булды. 2 укучысы муниципаль этапта җиңеп, республика предмет олимпиадаларында катнашуга иреште: Ганиева Алсу әдәбияттан, ә Шәрәфиева Гөлнара татар теленнән район данын якладылар. Гөлнараның призлы урын алуын хәбәр иткән идек инде. Бу кәннәрдә ул "Ел укучысы -2014" бәйгесендә катнашып, шулай ук призер булды (мәктәп турында). Алсу Фәритовна аның укытучысы гына түгел, ә сыйныф җитәкчесе дә.
Һәм тагын бер җиңү - Каюм Насыйри исемендәге ХХI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында Алсу Фәритовна җитәкчелегендә катнашып, 10 сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Илсөяр 1 нче урынны алды. Укулар Яшел үзән шәһәрендә булып узды. Илсөяр үзенең Бәрле башы авылы тарихы буенча әзеләгән эзләнү эше белән чыгыш ясап, мәртәбәле жюриның ихтирамын казанды.
Әлеге казанышлар Алсу Фәритовнага тиздән зонада узачак "Ел укытучысы-2014" бәйгесендә уңышлар казанырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
К списку новостей











