Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Туган телем, рәхмәт сиңа!
Опубликовано: 26.02.2014
“Ана теле бер булыр” – дигән халкыбыз. Аны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – безнең бурыч! Кайбыч мәктәбендә татар теле атналыгы узуы турында язган идек инде. Фикер алышулар әле һаман дәвам итә. 6а сыйныфыннан берничә укучы үз фикерләрен башкаларга да җиткерәселәре килә. Аларга ошаган “Туган телем, рәхмәт сиңа!”диеп исемләнгән кичә Халыкара туган телләр көненә багышланган иде, һәм ул 6 “б” укучылары тарафыннан үткәрелде.
- Бәйрәм тарихы белән таныштыру, укучылар үзләренең тәүге шигырьләре , иҗат җимешләрен укулары,чын артистлар кебек “Каз канаты “биюен башкарулары аеруча күңелләребезгә хуш килде. Видеопрезентация дә тулы мәгънәгә ия иде,аннан үзебез өчен күп мәгълүмат алдык. Укучыларның сәхнәдә күп тапкырлар чыгыш ясаганнары булса да,бу кичә алар өчен тәүге татарча чыгышлары булды. Кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Карипова Илүсә Илдус кызы тамашачыларны аягүрә басып һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “И, туган тел!” җыры белән бәйрәмне йомгакларга тәкъдим итте. Без 6 “б”сыйныфы укучыларына бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез,иҗади уңышлар телибез, - диләр алар.
К списку новостей











