Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Ачык дәрес
Опубликовано: 20.02.2014Татар теле атналыгы кысаларында бүген 6 а сыйныфында ачык дәрес үтте. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы И. И. Карипова әзерләде. Дәреснең темасы "Сан" темасын йомгаклау" . Укытучы дәрескә куйган максатларның барысына да ирешелде. Балалар "Сан" темасын ныгытып кына калмадылар, дәрестә үзләренә кызыклы һәм файдалы булган бик күп мәгълүмат алдылар. Тема Сочида бара торган ХХII Кышкы Олимпия уеннары, спорт һәм сәламәт яшәү күнекмәләре булдыру, физик һәм акыл сәламәтлеге турында кайгырту кебек мөһим мәсьәләләр белән бәйләнеп алып барылды. Дәрестә презентация, мәгълүмат чаралары, балалар ясаган Олимпиада символлары һәм укытучының гаилә архивыннан төрле спорт ярышларында алынган медальләр дә уңышлы кулланылды. Балалар дәрес барышында үз белемнәрен күрсәтү белән беррәттән, кыска гына тест та узып, үзләренең сәламәтлек дәрәҗәсен тикшерделәр, нәтиҗәләр ясадылар.
Гомумән, дәрес кызыклы һәм файдалы узды.
К списку новостей











