• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11
Телефон: +7(843)-702-11-84
E-Mail: S.Kbc@tatar.ru, Sch722@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования"
Руководитель: Мусина Исламия Мирхатовна
Год основания учреждения: 1917
У нас учатся: 396 учащийся
У нас учат: 32 педагогов

Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»

Республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе

Опубликовано: 02.03.2023

1 нче мартта Казанның 4нче гимназия-интернатында республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе финалы узды һәм аның җиңүчеләре билгеле булды.Безнең мәктәптән 10 нчы Б сыйныфы укучысы Рәхмәтуллина Зилә катнашты.

Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Казанның 4нче гимназия-интернаты үткәрә. «Асылташ»та 14-18 яшьлек кызлар катнаша.

«Асылташ» бәйгесе күңел ачу өчен түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булырдай кызларны барлау өчен уздырыла. Аның максаты - кызларда гыйлемлелек, изгелек, гаделлек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли узаң уяту.

Финалга килеп җиткән кызлар, «Тормышымның милли бизәкләре» темасына эссе язып һәм үзләренең уңышларын яктырткан презентация ясап, читтән торып уздырылган этапта сайланып алынды. Финалда исә аларга 5 биремдә көч сынашырга туры килде.

«Танышу» биремендә финалистлар 5-6 җөмлә белән үзләре турында сөйләде. «Нәселебезнең һөнәре» дип аталган этапта кызлар презентация ярдәмендә нәселдән нәселгә күчеп килгән һөнәрләре белән таныштырды.

«Интеллектуаль конкурс» дип аталган биремдә алар тарих, әдәбият, сәнгать өлкәләренә кагылган сорауларга җавап биреп, үзләренең белем, фикерләү дәрәҗәсен күрсәтте. «Әдәби сүз» биремендә кызлар билетта чыккан афоризмның мәгънәсен аңлаттылар.

«Алтын җөй» дип аталган соңгы биремдә Зилә милли бизәкләрне кулланып, түбәтәй эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды һәм аны видео ярдәмендә үзе эшләгәнен дәлилләде, үз кулы белән эшләгән калфак, түбәтәйләр белән таныштырды.

Зилә, бәйге нәтиҗәләре буенча, 2 нче урынга лаек булды, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.  Уңышлары дәвамлы булсын иде.

Җитәкчесе Булатова Г. А.



К списку новостей