Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru, Sch722@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
Руководитель: | Биккулова Алия Асхатовна |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 383 учащийся |
У нас учат: | 32 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Халыклар бердәмлеге көне белән
Опубликовано: 04.11.20224 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре
Ашар дигән безнең әбиләр.
Бердәм булып, тату яшик, дуслар,
Ашамасын безне "бүреләр".
Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,
Шатлыкларда бергә кайнашыйк.
Нинди генә хәлдә калсак та без,
Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.
Төрле милләт халкы булсак та без
Илебезгә телик тынычлык.
Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,
Яшик, дуслар, күрми кыенлык.
Диннәр төрле, ләкин теләкләр бер,
Без тынычлык кына телибез.
Һәр туар таң бәхет алып килсен,
Чәчәк атсын туган илебез.
Рафилә ФӘТТАХОВА
К списку новостей