Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
"Сәләт" көндәлеге
Опубликовано: 19.08.2013Сәләт көндәлегеннән.
12 нче август. Сәгать төнге 3.00.Олы Кайбыч урта мәктәбенең иң актив 20 укучысы, ягъни сәлкеше (сәләтле кеше), пешекче, сырхауханә хезмәткәре, балаларның тормышы иминлеге өчен җаваплы кеше һәм без, 4 әйдаман (вожатый), үзебезнең мәктәп автобусына утырып җөмһүриятебезнең изге урыннарының берсе Билэр шәһәрчегенә юл тоттык. Анда безне 6 көнлек онытылмаслык мизгел – иң сәләтле балаларны җыя торган Сәләт уку-укыту форумы көтә иде...
Көндезге сәгать 10.00. Без беренчеләрдән булып Билэр җиренә аяк бастык. Барыбыз да Кайбычыбыз эмблемасы төшерелгән бер төсле футболка һәм бейсболкадан булганга, автобустан төшүгә, барлык камералар да безгә таба юнәлтелгән иде. Без ару-талуыбызны сиздермичә матур позаларга басып, елмая-елмая сәламнәр бирдек...
Палаткаларыбызны тиз генә корып хәл алырга да өлгермәдек, волонтер кыз килеп балаларны welcome турларга (форум территориясе белән танышу) алып китте. Ә без сәлкешләрне ашату ягын кайгыртырга керештек. Ашарга пешерү урыны бүленеп куелган, утын өемнәре тауны хәтерләтә. Утын ярып, учак ягып казаннарны утка куясы гына калды. Сөт урынына куертылган сөт (сгущённое молоко), ит урынына парда пешерелеп консервланган ит (тушенка) кушып пешерү зур осталык таләп итэ. Пешекчебез Надя апа шул таләпләрне җиренә җиткереп башкарганга күрә, ашларыбыз гел тәмле булды.
13 нче август. Сәгать иртәнге 6.30. Нәкъ шушы вакытта үзләренең тәмле сүзләре белән безне ягымлы тавышлы Сәләт радиосы алып баручылары назлап уята. Палатканы инде кояш кыздырып өлгергән, без ашыга-ашыга юыну урынына чират алырга йөгерәбез, чөнки бераз озаграк йокласаң, сусыз калуың да ихтимал.
14 нче август. Бүген безнең өчен бик җаваплы көн. Һәр аланга бүленеп бирелгән тарихи теманы ачыклау, ягъни презентацияләү көне. Безнең тема – Зилант турында риваять. Г.Тукайның Шүрәле поэма-әкиятенә нигезләнеп Зилант турындагы легенданы шигырь юлларына салдык һәм рольләрне курчак театры “артистларына” бүлеп бирдек. Бу чыгышыбыз да тамашачы күңеленә хуш килде...
15 нче август. Бүген “Сәләт” хөрмәтле президентыбыз Р.Н.Миннихановны каршы алачак. Эссе коры һавада үткәрелгән бетмәс репитицияләр – барысы да Рөстәм Нургалиевич өчен...
16 нчы август. Мәдәни чаралардан кала беренче урында төрле шәхесләр белән очрашулар, аралашу, лекция, тренинг, мастер-класслар булса, икенче урында спорт фестивале тора. Шуларның барысында да күмәк катнашып матур уен күрсәттек, волейбол буенча ярышларда 4 нче урынны яуладык.
Кичке сәгать 8.00. Бүген һәр алан үзенең җыенын, ягъни лагерен тәкъдим итәргә, презентацияләргә тиеш. Әлбәттә, 100, 200 кеше берьюлы бер төрле хәрәкәтләр башкарып биегәндә матур, тик ул 100, 200 кешене каян аласың? Без “курчаклар кибете” композициясен булган 20 балага яраклаштырып биеп чыктык һәм супер кубокка ия булдык...
17 нче август. Бер атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Шушы кыска вакыт арасында күпме яңалык, танышу, якты йөз, җылы караш, тәмле сүз... Бу җыен – онытылмаслык мизгел. Күрше аланнар белән саубуллашып палаткаларыбызны җыя башладык. Сәләт штабы җитәкчесе безгә зур рәхмәтләрен әйтеп хәерле юллар теләде. Безнең китүебезне күргән һәрбер сәлкеш безне елмаеп озата калды.
Сәгать кичке 5.00. Казанны чыгып җиттек дигәндә генә, автобусыбызның бер каешы өзелеп, ике сәгать буе Тирән күл буен урарга туры килде. Шунда без тагын бер нәрсәгә инандык: безнең табигатебез дә матуррак, һавабыз да чистарак, суларыбыз да тәмлерәк һәм җанга якын икән...
К списку новостей











