Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Илһамлы каләм бәйгесеннән
Опубликовано: 29.04.201326 апрель көнне 10 сыйныф укучылары Баһавиева Язилә, Ишбулатова Гөлинә (җитәкчеләре Сөнгатуллина Л.Х.), 11 б- дан Низаметдинова Айгөл (җитәкчесе Хәмидуллина А.Ф.), 7а -дан Камалиева Раилә (җитәкчесе Мусина Р.Н.) КФУ ның Филология һәм сәнгать институтында 5 нче Бөтенроссия “Илһамлы каләм” бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Бу хокукка ия булыр өчен алар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иткәннәр иде. Ул эшләр арасында проза әсәрләре дә, шигырьләр дә бар. Финалга чыгуларын белгәч, һәм шундый мәртәбәле бәйгегә чакыру килгәч, балалар зур дулкынлану һәм шатлык кичерделәр. Бу чын мәгънәсендә дә истәлекле тантана иде. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат сөючеләр каршында күренекле галимнәр, язучылар һәм башка әдәбият , сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Укучыларга сертификатлар,ә җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
К списку новостей











