Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Бер яшьлектә, бер картлыкта...
Опубликовано: 16.03.2013
"Җырлыйк әле!" Кайбыч урта мәктәтәбендә бүген шул исем астында зур бәйрәм үткәрелде. Бу очраклы гына түгел, күптән уйланылган һәм берничә бәйрәмне берләштергән чара булып тора. Беренчедән, безнең хөрмәтле ветераннарыбыз белән очрашу; икенчедән, аларга мәктәп хәлләрен, андагы үзгәрешләрне сөйләү генә түгел, күрсәтәсе килү; өченчедән, чәй өстәле артында узып киткән бәйрәмнәр белән тәбрикләү; дүртенчедән, яшь күңелле ветераннарыбызга яз моңнарын искә төшерү, күңелләргә яшәү дәрте өстәү...
Кичә "Җырлыйк әле!" тапшыруы кебек алып барылды, аның авторы һәм алып баручысы -директор урынбасары Габдрахманова Гөлина Җәүдәтовна. Музыкаль өлешен мәктәпнең хезмәт укытучысы Гарифуллин Сирин Шәйхуллович башкарды. Катнашучылар ике төркемгә бүленеп, өч номинациядә җырлар башкардылар: "Сез яраткан җырлар", "Татар халык җырлары" һәм "Ретро- җырлар". Ике төркем әгъзалары да сынатмады, бер-берсеннән калышмады. Еллар узса да, матур, саф, моңлы тавышларын саклап калган безнең өлкәннәребез. Бу очрашу аларга яшьлекләрен искә төшерергә, күңелгә якын көйләрне яңартырга мөмкинлек бирде. Фәһим Әкрамович хәтта түзмәде, дәртләнеп биеп тә алды, ә кулына гармун алгач, катнашучыларны сокландырып, халык көйләрен уйнады. Мәктәп укучылары, өлкәннәргә бүләк итеп, татар халык җырларын тәкъдим итте.
Кунаклар мәктәптәге җанлы почмак белән таныштылар һәм балалар, укытучылар, мәктәп администрациясе белән аралаштылар. Кичә түгәрәк чәй өстәлләре артында дәвам итте. Җылы һәм дустанә атмосфера өлкәннәр өчен дә, коллектив өчен дә уңай халәт тудырды. Киләсе очрашу мәктәпнең 85 еллык юбилей көннәренә билгеләнде.
К списку новостей











