Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Атналык төгәлләнде
Опубликовано: 25.02.2013
18-25 февраль көннәре арасында мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Шул уңайдан төрле чаралар, әдәби-музыкаль кичәләр, ачык дәресләр күрсәтелде. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Сөнгатуллина Л. Х., беренче квалификацион категорияле укытучылар Хәмидуллина А.Ф. һәм Баһавиева Л.Р. атналыкны тирән эчтәлекле, нәтиҗәле һәм файдалы итеп уздыру өчен күп көч куйдылар, һәм тырышлык бушка китмәде. Беренчедән, ачык дәресләрдә кызыклы темалар каралды: 11 сыйныф укучылары Алсу Фәритовна белән "Эргонимнар" серенә төшенделәр, эзләнү эшләре белән шөгыльләнделәр. 10 сыйныфта Лютсия Хәйрулловна "Әдәбият һәм Коръән" темасын ачу белән бергә укучыларда әхлакълылык сыйфатлары тәрбияләүгә зур игътибар бирде. Ләйсән Рәшитовна 5 б сыйныфында А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә сурәтләнгән образларны тормыштагы мисаллар белән бәйләп, әсәрнең сурәтләү чараларын төшендерде.
Класстан тыш чараларда да балалар теләп катнашты: М.Җәлил әсәрләрен яратучылар шигырь бәйгесендә көч сынашты. Атналык барышында 2 спектакльдән өзекләр куелды 6 а сыйныфы укучылары Г.Камалның "Беренче театр", ә 10 б - Г.Рәхимнең "А ля-шер"ын уйнады.8 нче сыйныф укучылары арасындагы КВН да күпләргә ошады, ә иң әһәмиятлесе - КВНның җиңүчеләре билгеләнгәч тә, беркем таралырга ашыкмады: катнашучылар да, тамашачылар да бөтен зал белән бергә басып "Туган тел" җырын башкардылар.
Китапханәдә 21 февраль- Халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырылган күргәзмә Ф.Яруллин сүзләре астында күрсәтелде: "Тел - халык күңеленең кыңгыравы". Шулай ук мәктәп радиосы дулкыннарында алыштыргысыз ди-джейлар Радик һәм Алсу "И минем туган телем" дип аталган искиткеч кызыклы тапшыру яңгыраттылар. Билгеле инде, аларга остазлары булышты. Нәкъ шул көнне Казанда ике укучыбыз инде дүртенче ел К(П)ФУ базасында уздырыла торган дәрәҗәле фәнни-гамәли конференциядә катнашып, Мактау грамоталары алып кайттылар.
Укытучыларыбызның да, укучыларыбызның да уңышлары шактый, ә потенциал бай. Атналык безгә шуны исбатлады.
К списку новостей











