Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Террорчылык
Опубликовано: 03.09.2016
Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч күз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр.
Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә 3 сентябрьдә терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан сыйныф сәгате үткәрелде
Олы Кайбыч урта мәктәбенең 6А сыйныфы укучыларын да “Террорчылык – җәмгыятькә янау” үткән сыйныф сәгате битараф калдырмады.
Әңгәмә “Нәрсә ул террорчылык?” дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Укучылар куелган сорауга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Кызыксынган укучыларның 1977 елда Мәскәү метросында шартлау турында белүләре, Бесландагы вакыйгалар җаннарын тетрәндергәне ачыкланды. Дөрестән дә, террорчылык – куркыныч, террорчылык – афәт. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Аның никадәр куркыныч икәнлеген Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның санын гына атау да җитә. Экранда барган презентация укучыларга бу вәхшилекне үз күзләре белән күрергә ярдәм итте. Соңыннан барлык балалар җирдә тынычлык кына булсын дигән теләк белән күгәрченнәр кистеләр.
К списку новостей











