Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа - центр образования цифрового и гуманитарного профилей Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе - цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреҗдениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-702-11-84 |
| E-Mail: | S.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекайбицкая СОШ - центр образования" |
| Руководитель: | Мусина Исламия Мирхатовна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 367 учащийся |
| У нас учат: | 40 педагогов |
Новости МБОУ «Большекайбицкая СОШ – центр образования»
Ветеранда - кунакта
Опубликовано: 06.05.2016
Без, 5 а сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчебез Алсу Фәритовна белән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гайнетдин бабай Каюмовның өенә барып бәйрәм белән котладык.
Фронтовик Гайнетдин бабай, Әбәдия әби, кызлары Рузилә апа безнең килүебезгә бик сөенделәр, бабай үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
"Сугыш – кара кайгы. Җиңү көне безгә бик кыйммәткә төште һәм без аны зур корбаннар биреп яулап алдык. Безнең бу батырлыкны онытырга хакыбыз юк. Тынычлыкның кадерен белеп яшәргә һәм тырышып укырга, илебезгә файдалы кешеләр булып үсәргә тырышыгыз. Ир-егетләр армия сафларында хезмәт итәргә, Туган илен сакларга яшьтән үк әзер булырга тиешләр, – диде Гайнетдин бабай.
Ул безне әти-әниләрне хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды. Без ветеран бабайга алып килгән бүләкләребезне тапшырдык, Георгий тасмалары тактык, сугыш темасына җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, Әби белән бабайга шундый файдалы, тәрбияви әңгәмәсе өчен рәхмәт әйтеп, тагын очрашырга насыйп булсын иде дип саубуллаштык.
К списку новостей











