• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ- (Школа - центр компетенции в электронном образовании) | Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы «Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422820, РТ, Камско-Устьинский район, п.г.т. Камское Устье, ул. Комарова, д. 16
Телефон: +7(843)-772-15-78
E-Mail: S.Kam@tatar.ru, sch737@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Камскоустьинская средняя общеобразовательная школа"
Руководитель: Закирова Елена Владимировна
Год основания учреждения: 1838
У нас учатся: 463
У нас учат: 37

Национальное образование/Милли белем бирү

Уку елына милии белем бирү һәм тәрбия эше буенча эш планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп-методик берләшмәнең эш планы

План мероприятий, посвященных Году родных языков и народного единства МБОУ «Камскоустьинская СОШ»

"Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы" на багышланган чараларны уздыру буенча хисап

21 нче гыйнвар "Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы”н ачу тантанасы.

"Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы” мәктәпнең файесында ачылып китте. Файе бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмне мәктәп директоры Закирова Е.В һәм милли тәрбия һәм белем бирү буенча директор урынбасары Хөсәинова Ч.Р. ачып җибәрделәр. Алар туган телләрнең никадәр мөһимлеген һәм кадерле булуын, төрле милләт вәкилләре белән дус-тату яшәргә кирәклеген әйтеп уздылар. Шулай ук бәйрәм ачылышында рус, туган тел һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Алар Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар һәм туган телгә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Көн дәвамында мәктәп радиосы аша татар һәм рус көйләре яңгырады, укучылар төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр.  Тантана YouTube каналы аша онлайн трансляцияләнде. Катнашучыларны икмәк һәм чәк-чәк белән сыйладылар. Бәйрәм “Аулак өй” күренеше янында дәвам итте. Фото1, Фото 2, Фото3

Сыйныфтан тыш чара “Әбиемнең сандыгы”

Сыйныфтан тыш чара укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф- гадәтләре, йолалары уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.  Фото4, Фото5, Фото6

Класс сәгате “Милли киемнәр”

Класс сәзгате халкыбызның милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен саклау; җырлы-биюле уеннарын уйнау; балаларда халкыбызның милли сәнгатенә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Фото7, Фото8, Фото9, Фото10

Классный час “Изучаем свой край родной”. Народные промысли. Фото11

”Тибрәлә кулымда каләмем”

Мәктәбебезнең яшь шагыйрәсе, 7нче сыйныф укучысы,  Шәрәфетдинова Әминә иҗатына багышланган күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә үзе иҗат иткән шигыйрьләре һәм төрле конкурсларда катнашып, җиңеп алган грамоталары, дипломнары куелды. Фото12

Хатын-кызлар арасында “Себерке белән хоккей”уены

8 март бәйрәме уңаеннан, мәктәбебезнең хатын-кызлар арасында “Себерке белән хоккей” уены уйналды. Уенның шартлары: аякта киез итек, кулда себерке һәм яхшы кәеф. Уен 3:3 белән тәмамланды. Мәктәп директоры җиңүчеләрне туңдырма һәм медаль белән бүләкләде. Фото13

“Май чабу”(“Маслиница”)

Май чабу, масленица (рус. масленица - "майлы") - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Шул уңайдан безнең мәктәбебез дә читтә калмады. Бәйрәм барышында укучылар төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр, җырлар җырладылар. Бәйрәм кайнар коймак ашау белән тәмамланды. Фото14, Фото15

“Нәүрүз” бәйрәме

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. 2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. Бәйрәм өч өлештән торды: җырлы- биюле концерт, уеннар, “Карга боткасы”н ашау. Концертны 9 нчы сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар “Нәүрүз” бәйрәме турында сөйләделәр, җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Клуб хезмәткәрләре төрле уеннар уйнаттылар. Бәйрәм “Карга боткасын” ашау белән тәмамланды. Фото16, Фото17

Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивале

Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Нинди генә бәйгеләр юк?! Узган атнада шундый конкурсларның берсе – “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры үтте. Безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнаштылар. Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру иде. Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал (соло), халык ансамбльләре, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, иҗади гаилә һәм мода театры. Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, гомумән, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. Мода театры, мәсәлән, этнографик костюм тәкъдим итәргә, биючеләр халык биюен әзерләргә тиеш иде. Фото18

“Татар кызы” бәйгесенен мәктәп туры

“Татар кызы” бәйгесе татар милләтенең иң матур һәм иң гүзәл бәйгеләрнең берсе. Мәктәбебездәге иң уңган, иң гүзәл кызлары, шушы бәйгедә үзләренең көчләрен сынадылар. Район турына 9 нчы сыйныф укучысы Бикмуллина Рәзилә узды. Фото19

“Аулак өй”

“Аулак өй” күренеше бөтен халыкларда да үткәреләр торган йола. Яшьләр өйдә үзләре генә калгач, кул эшләрен алып килеп, төрле уеннар уйнап, кич утырганнар. Шушы йоланы яңартып, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Аулак өй” күренешен күрсәттеләр. Фото20

Татарча диктант

“Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы” уңаеннан ТИСБИ “Ватан нигезе- Туган тел” исемле акция уздырды. 8-11 сыйныф укучылары татарча диктант язлдылар. Фото21, Фото22, Фото23

Тукай әсәрләрен укып үсәбез

Рус әдәбияты дәресендә 6Б сыйныфы укучылары Г.Тукайның әсәрләрен укыдылар һәм әсәрләре буенда рәсемнәр ясадылар. Фото24

Тукайны искә алу көне

15 апрель- Г.Тукайның искә алу көне булып узды. Бу көнне радио аша укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, җырлары җырланылды. Фото25, Фото26

“Татар кызы” бәйгесенең район туры

Мәктәбебездә “Татар кызы” бәйгесе булып узды. Бәйгедә 9 кыз катнашты. Мәктәзбебезнең  9 нчы сыйныф укучысы Бикмуллина Рәзинә 1 урын алды. Фото27, Фото28

Тукай әсәрләре буенча кул эшләренә күргәзмә

Апрель ае- Тукай ае, дип игълан ителде. Мәктәптә  Г.Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе ачылды. Фото29, Фото30, Фото31

“Сәхнә көзгесе”

9 ел буе эшләп килгән театр түгәрәкләре үзләренең осталыкларын күрсәтеп, 1-9сыйныф укучыларына мастер-класслар үткәрделәр. Фото32, Фото33

Приказ "Об итогах проведения районного конкурса народного творчества "Татар кызы - 2021"

Приказ "Якташыбыз Татарстанның Халык шагыйре Ш.Галиенең 92 еллыгына багышланган V төбәкара "Шәвәли оныклары" фестивале нәтиҗәләре хакында"

Приказ "Об итогах районного творческого конкурса, посященного 135-летию со дня рождения великого татарского поэта Г.Тукая"

Приказ "Об итогах проведения межрегионального творческого фестиваля "Родной язык - неиссякаемы родник"

Приказ "Об итогах проведения районного фестиваля народ, проживающих на территории Камско-Устьинского муниципального района, "Единение народов"

Приказ "Об итогах проведения муниципального этапа III Международного литературного конкурса чтецов "Джалиловские чтения"

Приказ "Об итогах районной акции "Туфан Миңнуллинга хат язам"

Приказ "Об итогах муниципального этапа Всероссийского конкурса чтецов «Живая классика - 2021»

Приказ "Об итогах муниципального этапа республиканского фестиваля-конкурса детского народного творчества «Без бергэ»