Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ««Иске Юраш урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе /
Визитная карточка
Адрес: | село Старый Юраш, ул. Школьная, д.25 |
Телефон: | +7(855)-577-11-20 |
E-Mail: | styur.elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старо-Юрашская средняя школа" ЕМР РТ |
Руководитель: | Саляхутдинова Файма Тимербаевна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 49 учащихся. Иностранных граждан нет. |
У нас учат: | 12 педагогов. Язык обучения русский и татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Юрашская средняя общеобразовательная школа» Елабужского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы ««Иске Юраш урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе / - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Җиңү көне.Үлемсез полк /День Победы. Бессмертный полк 04.05.2023
Бүген “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү“Җиңү көненә, Үлемсез полк”ка багышланды. Дәреснең максаты булып, укучыларда башлангыч белемне формалаштыру, Бөек Ватан сугышы вакытында кешеләр күрсәткән батырлык турындагы күзаллаулар, Ватанга бурыч һәм хезмәт, патриотизм кебек кыйммәтләргә хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү. Тарихи хәтерне һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклауга ярдәм итү иде.
Сегодня “Разговоры о важном” был посвящён Дню Победы.Цель занятия: сформировать у обучающихся первоначальные представления о подвиге и героизме,проявляемом людьми во время Великой Отечественной войны,воспитывать уважительное отношение к таким ценностям, как долг и служение Отечеству, патриотизм. Способствовать сохранению исторической памяти и связи поколений.
-
Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле Халыкара акция ./ Международная акция «Читаем детям о Великой Отечественной войне" 04.05.2023
Мәктәбебездә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле Халыкара акция үтте. Акциянең максаты-яшь буында Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә патриотлык тәрбияләү. Акциядә барлык сыйныф укучылары да катнашты. Бөек бәйрәм алдыннан без балаларга фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе, авыр сугыш еллары, Җиңүнең шатлыклы көне, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгы турында сөйләдек. Халыкара акция кысаларында Е. Трутневның «Победа», К. Симоновның «Родина», А. Твардовскийның «Рассказ танкиста», И. Газиның "Малай белән эт", "Сыерчыклар", В. Астафьевның «Где-то гремит война" Ә. Еникиның «Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә” тәкъдим ителде. Шулай ук «Сугыш турында китап укыйбыз» китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Балалар шигырь, хикәяләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләренең фронтовик туганнары , әби-бабайлары турындагы кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.
Дню Победы посвящена Международная акция «Читаем детям о Великой Отечественной войне. В основе Акции – чтение вслух произведений о войне детям от 8 до 18 лет. И не просто прочитать, а обсудить, услышать мнение нынешнего поколения. Школьники так же посмотрели документальные кадры о войне, фотографии, рассказали о своих родственниках – участниках войны. «Помнить можно то, о чём знаешь. Если рассказать детям о войне, им будет, что помнить». Так гласит девиз Акции. И мы надеемся, что наши мероприятия найдут отклик в душе подрастающего поколения.
-
«Ел гаиләсе-2023» /«Семья года-2023». 03.05.2023
Туган телне һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү. Шул максаттан чыгып, «Ел гаиләсе-2023» муниципаль бәйгесе узды. Бәйгедә төрле мәктәпләреннән килгән сигез гаилә катнашты. Һәр гаилә үз традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштырды һәм зирәклектә, осталыкта көч сынашты. Сәхнә түрендә башкарылган күңелле җырлар, дәртле биюләр тамашачыларны таң калдырды. Безнең мәктәбебезнең иң уңган гаиләләренең берсе-Гайнуллиннар гаиләсе бу конкурста катнашты.Чыгышлары хөрмәтле жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм “Иң талантлы гаилә” номинациясендә җиңү яулады.:
Афәрин! Котлыйбыз!Сохранение и развитие родного языка и национальных традиций начинается с семьи. Основная задача семьи - прививать детям желание говорить на родном языке, воспитывать уважение к родному языку, культуре, обычаям и традициям своего народа.
С этой целью прошел муниципальный конкурс «Семья года-2023». В конкурсе приняли участие восемь семей из разных школ района. Каждая семья рассказывала о своих традициях, обычаях и состязалась в смекалке и находчивости, в танцах и песнях.Семья Гайнуллиных из нашей школы участвовали в этом прекрасеом конкурсе. Стали победителями «Самая талантливая семья». Молодцы! Поздравляем! -
«Җиңү тәрәзәләре». / «Окна Победы». 01.05.2023
2023 елның 1-9 маенда «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә. Аның максаты-Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, киткән ветераннар турында истәлеккә хөрмәт күрсәтү. Безнең мәктәп укучылары акциядә актив катнашалар. Һәр сыйныф үз кабинетының тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килә, халыкның батырлыгына хөрмәт күрсәтә. Тәрәзәләрне бизәү өчен Георгий тасмаларын, ветераннарның фотоларын, чәчәкләрне, Кызыл йолдызларны, балалар рәсемнәрен һәм башкаларны кулланырга мөмкин. Җиңү символларын буяулар ярдәмендә күрсәтергә, кәгазьдән трафаретлар кисеп, стикерлар белән ясарга мөмкин. Материалларны һәм ысулларны үзегез уйлап табарга мөмкин. Катнашуга халыкның батырлыгына хөрмәт күрсәтеп, иҗади якын килергә кирәк.
С 1 по 9 мая 2023 года проводится Всероссийская патриотическая акция «Окна Победы». Ее целью является создание атмосферы одного из самых важных праздников в России, передача молодому поколению традиций, выражение благодарности героям Великой Отечественной войны, почитание памяти об ушедших ветеранах.
Обучающиеся нашей школы принимают активное участие в акции. Каждый класс творчески подходит к оформлению окон своего кабинета, отдавая дань уважения подвигу народа. Для украшения окон можно использовать георгиевские ленты, фотографии ветеранов, цветы, красные звезды, рисунки детей и другие. Символы Победы можно изобразить с помощью красок, вырезать трафареты из бумаги, выложить стикерами. Материалы и способы можно придумать самостоятельно. К участию рекомендуется подходить творчески, отдавая дань уважения подвигу народа.
-
Җиңү диктанты. / Диктант Победы 28.04.2023
2023 елның 27 апрелендә илебезнең һәр почмагында «Җиңү диктанты»Бөтенроссия акциясе узды. Чарада безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты. "Җиңү диктанты" тарихи хәтерне саклау, җәмгыятьнең тарихи грамоталылык дәрәҗәсен арттыру, икенче бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнү белән кызыксыну уяту һәм сугыш барышына йогынты ясаган язмышлы мизгелләр турында мәгълүмат алу максатыннан үткәрелә. Һәр россияле өчен Бөек Ватан сугышы тарихын белү, ветераннарга хөрмәт —безнен изге бурычыбыз, моны белу безнең тарихыбызны беркайчан да онытырга мөмкинлек бирмәячәк.
27 апреля 2023 года в каждом уголке нашей страны прошла Всероссийская акция «Диктант Победы». В мероприятии приняли участие учителя и учащиеся нашей школы. «Диктант Победы» проводится с целью сохранить историческую память, повысить уровень исторической грамотности общества, пробудить интерес к изучению истории Второй мировой войны и узнать информацию о тех судьбоносных моментах, повлиявших на ход войны. Для каждого россиянина знание истории Великой Отечественной войны, уважение к ветеранам — святой долг и обязанность, то, что никогда не позволит забыть нашу историю
-
Һәйкәл янындагы территорияне җыештыру буенча « Обелиск " традицион акциясе/ Традиционная акция « Обелиск» по уборке территории возле памятника погибшим односельчанам 26.04.2023
Һәйкәлләр – тарихи истәлекләрне саклап, үткәннәрне һәрвакыт безнең искә төшереп торучылар. Аларда мәңгегә уелып калган кешеләр һәм вакыйгалар, үзләре турындагы хатирәләрне яңартып торудан тыш, халкыбыз өчен нинди тарихи һәм мәдәни вакыйгаларның зур әһәмияткә ия булуын да ачык чагылдыралар. Сугыш кырында батырларча көрәшеп, Бөек Җиңү көнен якынайткан батырларны зурлау – безнең бурыч. Моның өчен хәзерге буынның бердәнбер мөмкинлеге – һәйкәлләрне саклау, аларның чисталыгын һәм төзеклеген кайгыртып тору. Шуңа күрә дә, 29 апрель көнне мәктәбебез укучылары авыл уртасында урнашкан тарихи һәйкәлләрне саклау акциясенә кушылдылар.
Памятники-это те, которые сохраняют историческую память и всегда напоминают нам о прошлом. Наша задача – чествовать тех, кто героически сражался на поле боя и приближал День Великой Победы. 29 апреля мы провели традиционную акцию «Обелиск» по уборке территории возле памятника погибшим односельчанам. Территория возле памятника
-
Тукай туган кон/ день Тукая. 26.04.2023
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны мэктэбебездэ сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Быел да без Тукайны зурлап искэ алдыкюБалалар Тукайның биографиясен искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
В один прекрасный весенний день, когда растаял снег, потек лед, проснулись почки на деревьях и кустах, родился наш любимый поэт Габдулла Тукай. Каждый год в школе проводятся литературные вечера, посвященные творчеству любимого поэта. И в этом году мы с большим уважением вспоминали Тукая, дети вспоминали биографию Тукая, рассказывали стихи, инсценировали его произведения.
-
Туризм дәресләре./ Уроки туризма
25.04.2023
Бүген мәктәбебезнең 1-4, 5-7 сыйныф укучылары белән Юлдаш туризм үзәге дәресләр үткәрде. Дәрестә балалар бау ярдәмендә чокыр аша үтү., тауга менү күнекмәләре алдылар. Дәресләр бик кызык һәм мавыктыргыч былды, балалар тормыш өчен кирәкле күнекмәләр алдылар.
Сегодня с учащимися 1-4, 5-7 классов школы провел занятия центр туризма Юлдаш. На уроке дети прошли через яму с помощью веревки получили навыки скалолазания. Занятия были очень интересными и увлекательными, ребята получили необходимые для жизни навыки.
-
"Туган тел" шигырь сөйләүчеләр конкурсы./ Конкурс чтецов "Туган тел" 24.04.2023
"Барс яшьләр үзәге" тарафыннан оештырылган "Туган тел" шигырь сойләүчеләр конкурсында 9 сыйныф укучысы Салимова Зилирә катнашты. Ул туган телнең кадере, бугенге хәле турында шигырь сөйләде. Аның шигырендә туган телне сакларга өндәү белән бергә оныклар белән туган телдә сойләшүнең зарурлыгы да яңгырады. Зилирәнең чыгышын жюри югары бәяләде. Ул "Рәхмәт хаты" һәм приз белән бүләкләнде.
В конкурсе чтецов "Туган тел", организованном молодежным центром "Барс", приняла участие ученица 9 класса Салимова Зилира. Он рассказал стихи о ценности и о сегодняшнем положении родного языка. В её стихах наряду с призывом к сохранению родного языка прозвучала и необходимость общения с внуками на родном языке. Выступление Зилиры было высоко оценено жюри. Она была награждена "Благодарственным письмом" и призом.
-
"Кәефем төсләре”. /«Радуга настроения» 19.04.2023
"Кәефем төсләре” киң психологик-педагогик мөмкинлекләр белән чара. Башлангыч сыйныф укучылары психология атналыгында "Кәефем төсләре” дип аталган уен уздырылды.Уен аша укучыларның психологик кәефен күтәрү, эшчәнлеген ачыклау, психология дөньясына чуму, мәктәптә үз-үзеңне бәяләү максаты куелды.Кәефләрегез күтәренке булсын!
«Радуга настроения» -это мероприятие с психологическим акцентом и широкими психолого-педагогическими возможностями. «Радуга настроения» в неделе психологии проводилась в начальных классах, с целью создания интриги, настроя школы на «психологическую волну», формирования общего настроения именно той тональности, ради которой и ведётся вся психологическая работа в школе. Выявление через игру психологического настроя учащихся, работоспособности. «Радуга настроения» - это погружение в мир психологии, самооценивание своего состояния в школе.