Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1200 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
«Тукай безнең күңелләрдә» әдәби-музыкаль кичәсе 29.04.2025

25 нче апрель көнне «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан
«Тукай безнең күңелләрдә» әдәби-музыкаль кичәсе узды. -
«Ач, шигърият, серләреңне» районкүләм әдәби фестивале 29.04.2025

28 нче апрель көнне «Адымнар - Алабуга» күптелле белем бирү комплексында «Ач, шигърият, серләреңне» районкүләм әдәби фестивале узды. Фестивальдә мохтәрәм кунаклар - күренекле язучы, шагыйрь Факил Сафин һәм язучы, прозаик, шагыйрә Әлфия Ситдикова катнашты Чарада иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар катнашты. Алар үзләре иҗат иткән хикәя, нәсер һәм шигырьләрне башкардылар. Фестивальнең дәвамлы булуын телибез!
-
«Кыңгыраулы яшел гармун». 29.04.2025

Татар теле атналыгы кысаларында «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының укытучылары укучылар белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Кыңгыраулы яшел гармун» дип аталган әдәби – музыкаль композиция күрсәтелде.
-
«Россиянең хәрби дан һәм искә алу көне» 28.04.2025

27 апрельдә Россиядә ел саен Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн 2012 елның 27 июнендә 95-ФЗ номерлы «Россиянең хәрби дан һәм искә алу көне» «Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон белән расланган.
-
Бөтенроссия «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» проекты 28.04.2025

Бөтенроссия «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» проекты кысаларында «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында 1-4 сыйныф укучылары өчен «Күк елмайганда» (танып-белү шатлыгы) һәм «Василёк» (кыюлык) кыска метражлы фильмнары күрсәтелде; 5-11 сыйныф укучылары өчен «Хатлар» (зирәклек) һәм «Монда җан бар» (бердәмлек) фильмнары күрсәтелде.
-
«Алабуга Парнасы» XI төбәкара иҗади конференциясе 28.04.2025

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 2нче В сыйныфы укучысы Әдһәмова Мәликә «Алабуга Парнасы» XI төбәкара иҗади конференциянең «Сүз остасы» номинациясендә I урын яулады!
-
«STEAM - белем бирү мәйданында укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 28.04.2025

26нчы апрель көнне «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы укучылары «STEAM - белем бирү мәйданында укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге» төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
-
Саба районы башлыгы призы өчен математика олимпиадасы 28.04.2025

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 6В сыйныф укучысы Сергеев Илья Саба районы башлыгы призы өчен математика олимпиадасында уңышлы катнашты.
Илья лаеклы 3 нче урынны яулап, 2000 сум акча премиягә ия булды. -
«Музейда музыка» мәдәни-агарту проекты концерты 28.04.2025

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 4нче А сыйныфы укучылары Бәйрәшева Ралина һәм Полушина Софья «Хәтер музее»нда ел саен үткәрелә торган «Музейда музыка» мәдәни-агарту проекты концертында катнашты.
Кызлар фортепиано ансамбле буларак танылган «Эх, юллар» композициясен башкарып, тамашачылар күңелен яуладылар.
Ученицы 4А класса полилингвального образовательного комплекса «Адымнар-Алабуга» Байрашева Ралина и Полушина Софья приняли участие в ежегодном концерте в рамках культурно-просветительского проекта «Музыка в музее», который проходит в Музее Памяти. Девочки выступили фортепианным ансамблем и исполнили всеми известную композицию «Эх, дороги». -
Аида Гарифуллина исемендәге II Республика «Татарстанның яшь виртуозлары» бәйге-фестиваленең финалисты 28.04.2025

Сәләтле яшь җырчыбыз
Сәләхова Миңсылу Аида Гарифуллина исемендәге II Республика «Татарстанның яшь виртуозлары» бәйге-фестиваленең финалисты булды!











