Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1200 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиада
18.04.2026
Хәерле көн! Хөрмәтле милләттәшләр!
Сезне әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиадада катнашырга чакырабыз.
Олимпиада ике турда үтә. Беренче, онлайн тур 1-18нче апрель көннәрендә https://clck.ru/3RrVXv сылтамасы буенча тест биремнәрен үтәү формасында оештырыла.
Сайлап алу этабында югары баллар җыйган 100 кеше 25нче апрель көнне чараның йомгаклау этабына “Адымнар-Алабуга” мәктәбенә чакырылачак. Йомгаклау этабында катнашучыларга катнашучы дипломы тапшырыла. Җиңүчеләргә яхшы бүләкләр каралган! Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз! -
Китапханә дәресе 17.04.2026

Бүген "Адымнар- Алабуга" комплексының мәгълүмати-китапханә үзәгендә "Казан-ислам дөньясының мәдәни башкаласы" дигән темага дәрес узды. 2нче Г сыйныфы укучылары Казан шәһәренең кыскача тарихы белән таныштылар, үзләренә күп яңа мәгълүмат алдылар. 3нче В сыйныф укучысы Әгдәмова Мәликә һәм 7нче В сыйныф укучысы Мухаметзянов Сәетнең чыгышлары бу чараны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Сегодня в библиотеке МАОУ "ПОК Адымнар-Алабуга" прошёл библиотечный урок на тему "Казань-культурная столица исламского мира" для учащихся 2 Г класса. Ученики познакомились краткой историей города Казань, ответили на вопросы и узнали много нового. А выступления ученицы 3 В класса Агдамовой Малики и ученика 7 В класса Мухаметзянова Саида украсили мероприятие. -
“Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле” 28.02.2026

3Б сыйныфында “Әдәпле кешеләр була һәрчак матур гадәтле” исемле викторина уздырылды. Анда укучылар телләр өйрәнүнең мөһимлегенә төшенделәр. Дөньяда иң күп телләр белүче турында мәгълүмат алдылар. Мавыктыргыч сорауларга җаваплар таптылар.Тәрбия, әдәп темаларына багышланган мәкаль-әйтемнәрне ныгыттылар. Бер-берләренә карата тәрбияле, гаделлек сыйфатларын күрсәттеләр.
В 3Б классе была проведена викторина "Вежливые люди бывают всегда красивые". В нем учащиеся осознали важность изучения языков. Нашли ответы на интересующие вопросы. Закрепили пословицы и поговорки на темы воспитания, нравственности. Проявили друг к другу воспитательные, справедливые качества.
-
Тукай әкиятләре эзеннән 26.02.2026

Мәктәбебез китапханәсендә, татар теле атналыгы кысаларында, 4 нче Г сыйныфы укучылары өчен (укытучылары Семенова Н.Н., Комиссарова Ф.Г.) “Тукай әкиятләре эзеннән” дигән мавыктыргыч әдәби викторина уздырылды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында видеоролик карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар зур кызыксыну белән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә һәм Сарык” әкиятләре буенча биремнәрне үтәделәр. Викторина аша балалар Габдулла Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына сәяхәт кылдылар. Чара укучыларның әдипкә карата мәхәббәтен тагын да ныгытты, китап укуга омтылышларын арттырды. КитапханәчеСиринә Гомәрова апалары балаларны Тукай әкиятләре буенча күргәзмә белән дә таныштырды.Чара бар укучыларның да күңеленә хуш килде.
В библиотеке школы в рамках недели татарского языка для учащихся 4-х классов (учителя Семенова Н.Н., Комиссарова Ф. Г.) была проведена увлекательная литературная викторина “По следам сказок Тукая”. В ходе мероприятия ребята посмотрели видеоролик о жизни и творчестве поэта, ответили на вопросы. Учащиеся с большим интересом выполнили задания по сказкам Тукая. Через викторину дети совершили путешествие в волшебный мир сказок Габдуллы Тукая. Мероприятие еще больше укрепило любовь читателей к писателю, повысило интерес к чтению. Библиотекарь Сирина Гумарова познакомила детей с выставкой по сказкам Тукая. Мероприятие понравилось всем учащимся. -
Туган тел көне 20.02.2026

Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү - төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч ул. 21 енче февраль – туган телләр көне. Бүген “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексында туган телләр көненә багышланган “Туган телем – татар теле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә 2-6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар ана телләрендә шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар, халкыбызның әйтем-мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
У каждого народа-своя история, свои традиции, свой язык. Родной язык-это волшебный золотой ключик к познанию, изучению и пониманию мира. 21 февраля - День родного языка. Сегодня в полилингвальном образовательном комплексе "Адымнар-Алабуга" прошел литературно-музыкальный вечер, посвященный Дню родного языка. В мероприятии приняли участие учащиеся 2-6 классов. Они рассказывали стихи на родном языке, пели красивые песни, вспоминали пословицы и поговорки нашего народа. Завершился праздник песней "Туган тел".
-
Конференциядә җиңү 13.02.2026

13 февральдә КФУның Алабуга институтында «Татар теле һәм әдәбияты, тарих: үткән, бүгенгесе, киләчәге» дигән XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. 7 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Сәетның әлеге дәрәҗәле чарада җиңүче булуына без бик шатбыз! Татар теле укытучылары З.С.Данилова һәм Ф. Г.Комиссаровага талантлы укучыбызны әзерләүгә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
13 февраля в Елабужском институте КФУ состоялась XVII Всероссийская научно-практическая конференция «Татарский язык и литература, история: прошлое, настоящее, будущее». Мы рады сообщить, что ученик 7 В класса Мухаметзянов Саид стал победителем этого престижного мероприятия! Выражаем искреннюю благодарность учителям татарского языка Даниловой З.С. и Комиссаровой Ф.Г. за их неоценимый вклад в подготовку нашего талантливого ученика. -
Җәлил иҗаты буйлап 13.02.2026

Алабуга шәһәренең 1 нче мәктәбендә Муса Җәлилнең юбилеена багышланган сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе узды. Бәйге 3 номинациядә үткәрелде. Җиңүчеләр арасында безнең дә укучыларыбыз бар: 1 нче сыйныфтан Зиннәтов Гаяз - 3 нче урын (Гомәрова С.З., Данилова З.С.), 6 нчы сыйныфтан Файзрахманова Әминә - 2 нче урын (Сибгатуллина Ф.Ә). Афәрин, балалар! Алга таба да уңышлар телибез.
13 февраля на базе СОШ №1 г. Елабуги проходил муниципальный конкурс, посвященный творчеству Мусы Джалиля “Жизнь моя песней звучала в народе”. В конкурсе принимали участие ученик 1-го класса Зиннатов Гаяз и ученица 6-го класса Файзрахманова Амина, учащиеся заняли 3, 2-е места соответственно. -
Встреча с будущими первоклассниками 12.02.2026

14, 21, 28 февраля, МАОУ Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар-Алабуга" проводит встречу с будущими первоклассниками.
-
Җәлилне искә алып... 12.02.2026

Комплексыбызда татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген, 12 нче февральдә “Җырларым “ дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Чарада туган тел укытучылары һәм 1-7 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Балалар “Сәгать”, “Ишек төбендә”, “Маэмай”, “Кызыма”, “Әтәч”, “Соңгы җыр” һб шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр, шагыйрь турында кызыклы мәгълүмат тыңладылар, биографиясеннән өзекләр карадылар. Кичә китапханәдәге «Муса Җәлил – батырлык һәм азатлык тавышы» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе буенча экскурсия белән тәмамланды.
В нашием комплексе продолжаются мероприятия, посвященные 120-летию со дня рождения татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля. Сегодня, 12 февраля, состоялся поэтический вечер под названием «Мои песни». В мероприятии активно участвовали учителя родного языка и учащиеся 1-7 классов. Дети выразительно читали стихи «Часы», «У порога», «Собачка», «Моей дочери», «Петух», «Последняя песня» и другие, слушали интересные сведения о поэте, смотрели отрывки из его биографии. Вечер завершился экскурсией по книжной выставке в библиотеке под названием «Муса Джалиль – голос мужества и славы". -
Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә 12.02.2026

Бүген "Адымнар- Алабуга" күптелле белем бирү комплексының мәгълүмати-китапханә үзәгендә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган "Кеше китә-җыры кала" дип исемләнгән әдәби кичә булды. Кичәдә ТР Язучылар берлеге әгъзасы Факил Сафин, "Чулман" әдәби язучылар берлеге әгъзалары, күп кенә чакырылган кунаклар, талантлы укытучылар, укучылар катнашты. Катнашучыларны бу күңелле, җылы очрашу яңа иҗат җимешләренә этәрер дип ышанып калабыз.
Сегодня в информационно-библиотечном центре полилингвального образовательного комплекса" Адымнар-Алабуга" состоялся литературный вечер под названием "Человек уходит-песня остается", посвященный творчеству Мухамета Магдеева. На вечере присутствовали член Союза писателей РТ Факиль Сафин, члены литературного союза писателей "Чулман", многие приглашенные гости, талантливые учителя, учащиеся. Надеемся, что эта теплая встреча подтолкнет участников к новым творческим плодам.











