Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1209 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бөтендөнья яшьләр көне 12.08.2022

12 август - «Бөтендөнья яшьләр көне». Безнең лагерьда һәр җомга, гадәттәгечә, иртәнге ашка кадәр «Аулак өй» чарасы үткәрелә. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен кабатлыйлар, милли уеннарын уйнап, җырларын җырлап күңел ачалар. Кич белән «Сәләт йолдызы» концертында нәни йолдызчыкларыбыз безне кабат матур чыгышлары белән сөендерделәр!
12 августа - «Всемирный день молодёжи». В нашем лагере каждую пятницу, по традиции, до завтрака проходит мероприятие «Аулак өй», где дети повторяют традиции татарского народа, играют в национальные игры и поют песни. А вечером на концерте «Сәләт йолдызы» наши звёздочки в очередной раз продемонстрировали свои таланты!
-
Әйдаманнар бәйгесе 11.08.2022

Бүген «Хыял» лагеренең «Сәләт» сменасында әйдаманнар арасында бәйге узды. Көн вакыйгаларга бик бай һәм мавыктыргыч булды. Әйдаманнар көне буе балалар белән уеннар, квестлар, викториналар үткәрделәр. Барысы да бик оста эшләделәр һәм үзләренең оештыру сәләтен күрсәттеләр. Ә төштән соң алар үзләренең визиткаларын һәм иҗади номерларын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә дипломнар алдылар. Липатова Анна «Иң яхшы әйдаман» кубогына лаек булды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Сегодня в лагере «Хыял» в смене «Сәләт» прошёл конкурс среди айдаманов. День был очень насыщенный и увлекательный! Айдаманы целый день проводили с детьми игры, квесты, викторины. Все отлично справились и проявили свои организаторские способности. А после обеда они представили свои визитки и творческие номера. Все участники получили дипломы с различными номинациями. Липатова Анна стала достойной обладательницей кубка «Лучший айдаман». Поздравляем всех участников и желаем им дальнейших достижений целей!
-
Шахмат турниры 10.08.2022

Бүген безнең «Хыял» лагеренда шахмат буенча ярыш узды. Иң элек сайлап алу туры үткәрелде, анда берничә бала үзләрен актив күрсәтте. Финал уеннарында Прохин Матвей җиңү яулады.
Көннең икенче яртысында, тәмле төшке аштан соң, без барыбыз да стадионга безнең «Алабуга» футболчылары өчен җан атарга бардык.Сегодня в нашем лагере «Хыял» прошло соревнование по шахматам. Первым делом был проведён отборочный тур, в котором несколько ребят активно проявили себя. В финале победителем стал Прохин Матвей.
Во второй половине дня, после плотного и вкусного обеда, мы все дружно отправились на стадион поддержать наших футболистов команду «Алабуга». -
Мода көне 09.08.2022

Бүген безнең мәктәп яны лагерында тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн узды. Мондый эссе һавада балалар рәхәтләнеп бассейнда коендылар.
Көннең икенче яртысында «Мода көне» бәйрәме узды. Әлеге чара кысаларында балалар үзләренең әзерләнгән киемнәрен күрсәттеләр, бу эстетик зәвык формалаштыруга ярдәм итте.Сегодня в нашем пришкольном лагере прошел еще один интересный и увлекательный день. В такую жаркую погоду ребята с удовольствием купались в бассейне.
Во второй половине дня прошло мероприятие «Показ моды». В рамках этого мероприятия дети демонстрировали свои подготовленные наряды, это способствовало формированию эстетического вкуса. -
Бөтендөнья мәчеләр көне 08.08.2022

Бүген, 8 август - «Бөтендөнья мәчеләр көне». Лагерьда ял итүче балалар остаханәләргә кадәр үзләренең песиләре турында презентация әзерләделәр. Ә кич белән барсы да «Песи» җырын тыңладылар, яраткан песиләре турында сөйләделәр, «Песием» уенын уйнадылар, шулай ук «Кошкин дом» мультфильмын карадылар. Бүгенге көн кызыклы һәм эчтәлекле узды, балаларда уңай тәэсир калдырды.
Сегодня, 8 августа - «Всемирный день кошек». До мастерских ребята готовили презентацию о своих домашних питомцах. А вечером все с удовольствием послушали песню «Кошка», рассказывали о своих любимцах, играли в игру «Песием», а также смотрели мультфильм «Кошкин дом».
День был веселый и познавательный, у ребят остались позитивные впечатления. -
«Дөнья табиблары тынычлык өчен» көне 06.08.2022

Сегодня Международный день «Врачи мира за мир». Это - день памяти жертв ядерной атаки Хиросимы.
У этого дня есть негласный символ — белый бумажный журавлик. В связи с этим ребята посмотрели видеоролик, а во время мастерских изготовили бумажного журавля. Данное мероприятие, по мнению участников, оказалось познавательным.Бүген Халыкара «Дөнья табиблары тынычлык өчен» көне билгеләп үтелә. Ул Хиросиманың атом-төш һөҗүме корбаннарын искә алу көне.
Бу көннең символы - ак кәгазьдән ясалган торна. Шул уңайдан балалар видеоролик карадылар, ә остаханәләр вакытында кәгазь торналар ясадылар. Әлеге чара, катнашучылар фикеренчә, танып-белү чарасы булып чыкты. -
Сәләт йолдызлары 05.08.2022

Атнаның һәр җомгасында безнең лагерьда "Сәләт йолдызлары" бәйгесе уза. Конкурсның максаты - талантларны ачыклау һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру.
Беренче концертны мәктәбебезнең "Россиянең нәни гүзәле-2022" һәм "Милләт горурлыгы-2022" исеменә лаек булган Сәлахова Миңсылу "Туган телем" җыры белән һәм "Сәнгать планетасы" Халыкара фестиваленең I дәрәҗә лауреаты Гизетдинова Бэлла "Бергә" җыры белән ачып җибәрделәр. Икенче отрядтан Николаев Иван "Потолок ледяной" җырын һәм кызлар "Курчаклар биюе"н башкардылар.
Көннең икенче яртысында балалар Халыкара светофор көненә багышланган квест уенында актив катнаштылар.Еженедельно по пятницам в нашем лагере проходит конкурс "Сәләт йолдызлары". Цель конкурса - выявление талантов и создание условий для развития творческих способностей детей.
Первый концерт открыли яркие звёзды нашей школы: "Мини-мисс России 2022", обладательница звания "Гордость нации-2022" Салахова Миңсылу с песней "Туган телем" и лауреат I степени Международного фестиваля "Планеты искусств" Гизетдинова Бэлла с песней "Вместе", а также Николаев Иван с песней "Потолок ледяной" и зажигательный "Танец кукол" от девочек второго отряда.
Во второй половине дня дети приняли активное участие в квест-игре, приуроченной к Международному дню светофора. -
Милли бәйрәм «Аулак өй» 04.08.2022

Иртә таңнан мәктәп ишегалды балалар көлүе һәм күңелле шау-шу белән тулды. Гадәттәгечә, көн иртәнге позитив зарядка белән башланып китте, балалар отряд почмаклары конкурсында катнаштылар, үзләренең визиткаларын, отрядларның исемнәрен һәм девизларын күрсәттеләр. Тәмле иртәнге аштан соң, балалар остаханәләрдә вакыт үткәрделәр, анда декоратив-гамәли сәнгатьнең нечкәлекләрен ачтылар, төрле математик бурычлар чиштеләр һәм шахмат уенында стратегияләр белделәр.
Көннең икенче яртысында балалар борынгы милли бәйрәм «Аулак өй»дә халкыбызның гореф-гадәтләре турында кызыклы бай мәгълүмат алдылар, җырлы-биюле уеннарда күңел ачтылар.С раннего утра школьный двор наполнился детским смехом и весёлым шумом. Как обычно, день начался с утренней позитивной зарядки, дети участвовали в конкурсе отрядных уголков, представили свои визитки, названия отрядов и девизов. После вкусного завтрака, дети провели время в мастерских, где раскрыли тонкости декоративно-прикладного искусства, решали различные математические задачи и узнали стратегии в шахматной игре.
Во второй половине дня, дети окунулись в старинный национальный праздник «Аулак өй», где воспитывалось уважение к обычаям родного языка с национальными песнями, танцами и играми. -
"Бәхетле җәй" рәсем бәйгесе 03.08.2022

3 августта безнең "Хыял" лагеренда тагын бер кызыклы көн узды. Традицион иртәнге флешмоб, файдалы иртәнге аш, остаханәләр, туклыклы төшке аш, көндезге йокы һәм, әлбәттә, кичке чаралар. "Бәхетле җәй" дип исемләнгән рәсем бәйгесендә балалар үз фантазияләрен тормышка ашырдылар. Көн спорт уеннары белән тәмамланды, балалар арыдылар, ләкин бик канәгать калдылар.
3 августа в нашем лагере " Хыял" прошёл ещё один интересный день. Традиционный утренний флешмоб, вкуснейший завтрак, мастерские, сытный обед, крепкий сон и конечно же вечерние мероприятия. Ребята участвовали в конкурсе рисунков "Счастливое лето", в их распоряжении было огромное пространство, где они воплощали свои фантазии. Завершился день спортивными играми, ребята были уставшими, но очень довольными.
-
Отрядлар ярышы 02.08.2022

Бүген лагерьда "Сәләт" мохитендә балалар кызыклы остаханәләрдә файдалы белемнәрне һәм күнекмәләрне үзләштерделәр. Тәмле аш һәм йокыдан соң "Отрядлар визиткасы" бәйгесе узды.
Сегодня в лагере дети получили полезные знания и навыки в интересных мастер-классах. После вкусного ужина и сна состоялся конкурс "Визитка отряда".











