Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1200 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Шибаев укулары 19.04.2024

19 нчы апрель көнне Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә Г. Тукайның туган көне һәм Рәсәйдә Гаилә ел уңаеннан “Шибаев укулары” дип аталган әдәби конкурс булып узды. Әлеге чараның оештыручылары - шигырьләр җыентыклары авторы Равил Шибаев һәм аның улы – “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексының 9Б сыйныфы укучысы Шибаев Алмаз. Мәктәбебез укучылары конкурста уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге призлы урыннарга ия булдылар:
1 урын - 1В сыйныфы укучысы Әдһәмова Мәликә (әзерләгән укытучысы - Данилова З.С.)
2 урын - 5А сыйныфы укучысы Йосыфова Әминә (әзерләгән укытучысы - Тимофеева Т.В.)
3 урын - 4Д сыйныфы укучысы Рәхимова Әминә (әзерләгән укытучысы - Семенова Н.Н.)
Җиңүчеләргә - кыйммәтле бүләкләр, ә барлык катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.19 апреля в Центральной библиотеке имени А.С. Пушкина г. Елабуги прошел литературный конкурс “Шибаевские чтения”, посвященный Дню рождения Г. Тукая и Году семьи в России. Организаторы мероприятия – автор сборников стихов Равиль Шибаев и его сын - ученик 9Б класса полилингвального образовательного комплекса “Адымнар-Алабуга” Шибаев Алмаз. Наши ученики успешно выступили и заняли следующие призовые места:
1 место - ученица 1В класса Адгамова Малика (учитель - Данилова З.С.)
2 место - ученица 5А класса Юсупова Амина (учитель - Тимофеева Т.В.)
3 место - ученица 4Д класса Рахимова Амина (учитель - Семенова Н.Н.)
Победителям были вручены ценные подарки, а всем участникам - дипломы. -
Фазыл Шәех укулары 17.04.2024

17 нче апрельдә Алабуга шәһәре “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”ендә Фазыл Шәех исемендәге III Республикакүләм фәнни- тикшеренү укулары үтте. Бу чарада мәктәп данын туган тел укытучысы Ф.Ә.Сибгатуллина һәм аның укчысы Сәлимова Фирүзә яклады. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән укучылар 4 секциядә эшләделәр, Фирүзә “Дөнья – яшь шагыйрь күзләре аша” дип исемләнгән бүлектә уңышлы чыгыш ясап, Призер дипломына лаек булды. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.
17 апреля в МБОУ «Гимназия №1 – Центр национального образования» прошли III Республиканские научно-исследовательские чтения имени Фазыла Шаеха. Честь школы на этом мероприятии защищали учитель родного языка Ф. А. Сибгатуллина и ее ученица Салимова Фируза. Учащиеся из разных регионов республики работали в 4 секциях, Фируза успешно выступила в разделе “Мир глазами молодого поэта” и была удостоена диплома призера. Желаем успехов и в дальнейшем!
-
Анам теле - Тукай теле 16.04.2024

16 нчы апрель көнне "Адымнар-Алабуга" күптелле белем бирү комплексында татар әдәби теленә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль чара узды. Кичәдә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр башкаруында татар, рус, төрек, инглиз телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара ахырында бергәләп "Туган тел" җыры башкарылды. Татар халкының рухи үсешенә, аның әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте формалашуына зур өлеш керткән бөек шәхес - Габдулла Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәр!
16 апреля в полилингвальном образовательном комплексе "Адымнар-Алабуга* прошло мероприятие, посвященное 138-летию самого известного татарского поэта, классика, основоположника татарского литературного языка Габдуллы Тукая. Звучали песни, стихотворения, музыкальные произведения в исполнении талантливых учащихся, педагогов и родителей на русском, татарском, турецком и английском языках. В завершении мероприятия была исполнена песня «Туган тел». Имя Тукая означает целую эпоху в духовном развитии татарского народа, в становлении его литературы, искусства, культуры в целом. Поэт навсегда останется жить в благодарной памяти народа!
-
«Ел гаиләсе -2024» бәйгесе 12.04.2024

12нче апрельдә «Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексында «Ел гаиләсе -2024» муниципаль бәйгесе узды. Бәйгедә Мөбәрәкшиннар (1нче мәктәп), Фәтхуллиннар (2нче мәктәп), Мөхәммәтшиннар (2нче гимназия), Сәфәргалиннар (4нче гимназия), Сираевлар (8нче мәктәп), Абдрафиковлар (Инженер-технология лицее), Фазлыйовлар (10нчы лицей), Шәйхетдиновлар (“Адымнар-Алабуга”) гаиләләре катнашты. Бәйге өч турда узды. Һәр гаилә үзләре белән таныштырды, интеллектуаль сорауларга җавап бирде, иҗади сәләтләрен күрсәтте. Алар үзләренең тапкырлыклары, җыр-биюгә осталыклары, уңганлыклары белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны таң калдырдылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр гаилә төрле номинациядә - җиңүче, ә Сираевлар гаиләсе Гран-Прига лаек булды. Киләчәктә дә барлык гаиләләргә иҗади уңышлар телибез!
12 апреля в полилингвальном образовательном комплексе “Адымнар-Алабуга” прошел муниципальный конкурс “Семья года-2024». В конкурсе приняли участие семьи Мубаракшиных (МБОУ“СОШ № 1”), Фатхуллиных (МБОУ "СОШ № 2"), Мухаметшиных (МБОУ "Гимназия № 2"), Сафаргалиных (МБОУ “Гимназия № 4"), Сираевых (МБОУ "СОШ № 8"), Абдрафиковых (МБОУ «Инженерно-технологический лицей»), Фазлиевых (лицей № 10), Шайхутдиновых ("Адымнар-Алабуга"). Конкурс проходил в три тура. Каждая семья представляла себя, отвечала на интеллектуальные вопросы, показала творческие способности. Они поразили членов жюри и зрителей своей находчивостью, умением петь и танцевать. По итогам конкурса каждая семья стала победителем в разных номинациях, а семья Сираевых - обладателем Гран-При. Желаем всем семьям дальнейших творческих успехов! -
Балалар китабы атналыгы 01.04.2024

Узган атнада 23 алып 31 мартка кадәр Балалар китабы атналыгы узды. Мәктәп китапханәсе әлеге атналыкта актив катнашты. Чара кысаларында китапханәдә 1А (сыйныф җитәкчесе Пензина А.Д.) һәм 1Г (Черемных Г.С.) сыйныфы укучылары белән "Әкият белгечләре" дип аталган викторина үтте. 1Д (Билалова Д.Р.) сыйныфы белән китапханә иленә сәяхәт оештырылды. Ә 1В (Габитова Л.Х.) сыйныфы укучылары татар мультфильмнары белән танышты. Атналык күңелле һәм мавыктыргыч узды.
На прошлой неделе с 23 по 31 марта прошла Неделя детской книги. Наша школьная библиотека приняла в ней активное участие. В рамках недели с учащимися 1А (кл. руководитель Пензина А.Д.) и 1Г (Черемных Г.С.) была организована викторина на тему "Знатоки сказок". Учащиеся 1Д (Билалова Д.Р.) совершили увлекательное путешествие в страну Библиотеки. А учащиеся 1В (Габитова Л.Х.) на этой неделе ознакомились с мультфильмами на татарском языке.
-
Бөтенроссия бәйгесендә беренче унлыкта 29.03.2024

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы 28-29 март көннәрендә Казан шәһәрендә үткән бәйгедә Алабуга данын яклап чыгыш ясады. Ул Бөтенроссия туган тел hәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары бәйгесендә беренче унлыкка керде. Котлыйбыз!
Учитель татарского языка и литературы Ахметшина Айгуль Фаукатовна защищала честь Елабужского муницпального района в конкурсе и вошла в десятку лучших Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ. Поздравляем!
-
Вниманию родителей будущих первоклассников! 26.03.2024

МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» 28 марта 2024 года для родителей будущих первоклассников в 17.00 (актовом зале) школы проводит родительское собрание.
Мы расскажем Вам об особенностях приема и подачи заявления и ответим на интересующие Вас вопросы.
Вход в школу строго по документам, удостоверяющим личность и наличие сменной обуви или бахил.
Администрация
МАОУ «Полилингвальный образовательный
комплекс «Адымнар-Алабуга»
-
Әти-әниләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабына үтүчеләр 26.03.2024

Хөрмәтле әти-әниләр!
“Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы тарафыннан оештырылган әти-әниләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабына үтүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: https://disk.yandex.ru/d/Ee2gdv7ykhNp1A
Йомгаклау этабы 2024 елның 27нче апрелендә узачак.
Алдагы исемлектәге катнашучыларның сылтама аша кереп чарага теркәлүе сорала: https://forms.yandex.ru/u/65c0e5ade010db8424cb41c0/ -
О переносе мероприятий 23.03.2024

МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» все запланированные мероприятия на 23.03.24г. переносит.
О дате проведения сообщим дополнительно.
-
Вниманию родителей будущих первоклассников 22.03.2024

МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» 23 марта 2024года для родителей будущих первоклассников в 10.00 (актовом зале) школы проводит родительское собрание.
Мы расскажем Вам об особенностях приема и подачи заявления и ответим на интересующие Вас вопросы.
Вход в школу строго по документам, удостоверяющим личность и наличие сменной обуви или бахил.











