Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1209 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Әти-әниләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабына үтүчеләр 26.03.2024

Хөрмәтле әти-әниләр!
“Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексы тарафыннан оештырылган әти-әниләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабына үтүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: https://disk.yandex.ru/d/Ee2gdv7ykhNp1A
Йомгаклау этабы 2024 елның 27нче апрелендә узачак.
Алдагы исемлектәге катнашучыларның сылтама аша кереп чарага теркәлүе сорала: https://forms.yandex.ru/u/65c0e5ade010db8424cb41c0/ -
О переносе мероприятий 23.03.2024

МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» все запланированные мероприятия на 23.03.24г. переносит.
О дате проведения сообщим дополнительно.
-
Вниманию родителей будущих первоклассников 22.03.2024

МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» 23 марта 2024года для родителей будущих первоклассников в 10.00 (актовом зале) школы проводит родительское собрание.
Мы расскажем Вам об особенностях приема и подачи заявления и ответим на интересующие Вас вопросы.
Вход в школу строго по документам, удостоверяющим личность и наличие сменной обуви или бахил.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2024

21нче март – Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бүген “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексының 4нче Д сыйныфында Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара узды. Укучылар бәйрәмне үткәрү йолалары белән таныштылар, яз турында җырлар җырладылар, хәрәкәтле уеннар да уйнадылар.
21 марта-праздник Навруз. Навруз-это народный праздник, который проводится в преддверии весенне-полевых работ. Сегодня в 4-м Д классе полилингвального образовательного комплекса «Адымнар-Алабуга» состоялось мероприятие, посвященное празднику Навруз. Учащиеся познакомились с традициями проведения праздника, спели песни о весне, сыграли в подвижные игры.
-
“Тылсымлы сүз” туган көн 29.02.2024

Бүген “Алабуга-Адымнар” күптелле белем бирү комплексы китапханәсендә 2нче В сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Храмова Наиля Хәмзә кызы) белән берлектә Валентина Осееваның “Тылсымлы сүз” хикәясенә 80 ел тулуга багышланган сыйныф сәгате узды.
Чара барышында балалар ихтирамлылык, әдәплелек турында сөйләштеләр, тылсымлы сүзләр турында видеопрезентация карадылар, Валентина Осееваның “Тылсымлы сүз” хикәясен видеоязмадан сәнгатьле итеп укылышын тыңладылар, хикәянең бер өлешен сүрәтләгән рәсемне төсле каләмнәр белән буядылар. Чара күңелле җыр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Балалар китапханәдән шатлыклы һәм күтәренке кәеф белән таралдылар.Сегодня в библиотеке Полилингвального образовательного комплекса “Адымнар-Алабуга” совместно с учащимися 2 В класса (классный руководитель Храмова Наиля Хамзяевна) прошёл классный час, посвященной 80 летию рассказа известной детской писаетельницы Валентины Осеевой “Волшебное слово”.
В ходе мероприятия учащиеся еще раз прослушали рассказ по видеозаписи, беседовали о вежливости, играли в весёлые игры, посмотрели видеопрезентацию о волшебных словах, используемых нами в повседневной жизни, и под веселую песньку раскрасили иллюстрацию к понравившемуся сюжету рассказа. Мероприятие прошло весело, с задором! Дети ушли с мероприятия с хорошим настроенинем! -
Вниманию родителей будущих первоклассников 22.02.2024

МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» сообщает, что в связи с праздничными днями 24 февраля 2024 года занятия с будущими первоклассниками переносятся на 02.03.2024года. 02.03. 2024г в 11.00 приглашаем всех в актовый зал.
Вход в школу строго по документам, удостоверяющим личность и наличие сменной обуви или бахил.
-
Халыкара Туган телләр көне 21.02.2024

Бүген, Халыкара Туган телләр көнендә, 2нче сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән бәйрәм үтте. Укучылар татар, рус, инглиз телләрендә шигырьлләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, тел турында мәкальләр, табышмаклар кертелгән викторинада катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Әлеге чара туган телләрнең һәр халык өчен газиз һәм мөһим булуына инандырды.
Сегодня, в Международный день родных языков, с учениками 2-го класса прошел праздник "Мой родной язык". Учащиеся рассказывали стихи, исполнили песни на татарском, русском и английском языках, ответили на вопросы викторины, где были задания с пословицами, загадками. -
Бәйрәм уңаеннан җырлар яңгырый 21.02.2024

Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәп радиосы үзенең эшен дәвам итте. 2 нче Б сыйныфы укучысы Гиниятуллина Әминә тарафыннан башкарылган "Ай, былбылым" җыры күпләрнең күңеленә хуш килде.
В честь Международного дня родного языка на школьном радио учащиеся выступали со стихами и песнями. Монгим понравилось выступление учащейся 2Б класса Гиниятуллиной Амины с песней "Ай, былбылым". -
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел 21.02.2024

Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк.21нче февраль — халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм көн уңаеннан «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип исемләнгән «Башваткыч тапшыруы" уены узды. Чарада 5Асыйныфы укучылары катнашты. Уен төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итте.
В Международный день родных языков учащиеся 5А класса приняли участие в интеллектуальной игре "Башваткыч". В ходе игры учащиеся отвечали на вопросы, связанные с культурой и обычаями разных народов. -
Конференциядә беренче урын 20.02.2024

20 нче февраль көнне Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга институты филология һәм тарих бүлеге татар филологиясе кафедрасы XV Бөтенрәсәй “Татар теле һәм әдәбияты, тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге”, дип аталган традицион фәнни- гамәли конференция үткәрде. Программа бай эчтәлекле, укытучылар өчен семинар-практикум, укучылар өчен төрле секцияләр эшләде. Конференцияне филология фәннәре докторы, Казан федераль университетнының Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы профессоры Камаева Р.Б. ачып җибәрде. Чараның географиясе киң: Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Пермь төбәкләреннән килгән кунакларга үзебезнең Алабуга шәһәре һәм районы мәктәпләре укучылары һәм мөгаллимнәре дә бик актив кушылдылар. Алар арасында “Алабуга- Адымнар” күптелле комплексының туган тел укытучылары да бар иде. “Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив уеннарның роле” ( Әхмәтшина А. Ф., Семенова Н.Н.), “Челтәрле пычкы” –“Ажурная пила”, (Шәмсетдинова Г.Ә., Кәримова Р. Ф., Айдашева К.Ә.), “Халык педагогикасына нигезләнеп, мнемотаблицалар ярдәмендә тел өйрәнүне камилләштерү” (Сибгатуллина Ф.Ә.) темасына мастер-класслар күрәттеләр. Шулай ук төрле төбәкләрдән килгән укытучыларның эшләү тәҗрибәсе белән танышып, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.
“Дөрес киенә белү – гүзәл күркәм холыкның бер бизәгедер”, дип аталган фәнни-эзләнү эше белән 10 нчы сыйныф укучысы Шәрифуллина Зөһрә (җитәкчеләре Комиссарова Ф.Г., Данилова З.С.) конференциядә 1 нче урынны яулады. Барлык катнашучыларга афәрин дип, алга таба да уңышлар телибез.











