МБДОУ «Яковлевский детский сад Елабужского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423623, Республика Татарстан, Елабужский район, с. Яковлево, ул. Мира, д. 1 |
Телефон: | +7(855)-577-20-38 |
E-Mail: | Dsyakov.elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Яковлевский детский сад" ЕМР РТ |
Руководитель: | Парамонова Светлана Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 10 воспитанников.Воспитанники, являющиеся иностраннымигражданами - 0 детей. |
У нас учат: | 1 педагог; язык обучения русский. |
МБДОУ «Яковлевский детский сад Елабужского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Конструирование дом для "Барби" / "Барби" курчагына өй төзү.
26.02.2020
Кукла Барби всем на радость.
Красоту не занимать!..
Платье, туфельки на зависть!
Есть свой дом, своя кровать!Курчак – балаларның яраткан уенчыгы. Ә сез аның кайчан һәм кайда барлыкка килгәнен беләсезме?
– Беренче курчаклар 4 мең ел элек Мисыр пирамидаларында табыла. Алар таш, агач, фил сөягеннән ясалган була. Курчакларны дини йолаларда яки кара көчләрне куу өчен кулланганнар.
– Курчак ясау һөнәрчелеге безнең эрага кадәр 5 гасырда Борынгы Грециядә барлыкка килә. Аларны яндырылган балчыктан ясыйлар. Мондагы Сордис шәһәре уенчык үзәге булып санала.
– Курчак – кукла сүзе грекча «киклос» – түгәрәк, төргәк дигән сүздән барлыкка килгән. Чөнки элек бу уенчыкны төреп ясыйлар. Иске тукыма эченә көл, мамык, ярма тутыралар. Шулай ук балчыктан, балавыздан әвәлиләр, печән, саламнан эшлиләр.
– Бүгенге курчаклар сөйләшә, йөри, елый, йоклый ала. Аларның төрләре дә бик күп: пластмасстан, чүпрәктән, бәйләнгән.
– Иң популяр курчакларның берсе ул – Барби. Ул 1959 елда Америкада Рут һәм Эллиот Хендлерлар гаиләсендә барлыкка килә һәм кызларының исеме бирелә. Бүгенге көндә бу курчакның зур гаиләсе, өе, машинасы, киемнәре, йорт хайваннары бар.
Кызлар шулай ук хайваннар рәвешендәге яки мультфильм, әкият геройларына охшатып ясалган курчаклар белән яратып уйный.
-
Подарок папе / Әтигә бүләк.
22.02.2020
Ты сильный и смелый,
И самый большой,
Ругаешь - по делу,
И хвалишь – с душой!
Ты друг самый лучший,
Всегда защитишь,
Где надо – научишь,
За шалость простишь.
Я рядом шагаю,
За руку держусь!
Тебе подражаю,
Тобою горжусь.Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, ! Сезне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.
-
21 февраля – Международный день родного языка / 21 февраль – Халыкара туган тел көне
21.02.2020
С самого рождения необходимо заложить в душу ребенка это наследие – родной язык. Не зря в народе говорят, что без науки в жизни можно обойтись, а без родного языка - нет. И это именно так.
Когда ты хочешь молвить слово,
Мой друг, подумай, не спеши:
Оно бывает то свинцово,
То рождено теплом души.Оно ограбит, иль одарит,
Пусть ненароком, пусть любя,
Подумай, как бы не ударитьТого, кто слушает тебя.
Туган тел көне -– һәркайсыбызга үзебезне туган халкыбызның бер өлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торган бәйрәм . Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган , бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Газиз әниләребезнең бишек җыры яңгыраган, дөньяга иң беренче авыз салган һәм аны танып белергә өйрәткән тел! Бәйрәм белән сезне ! Туган тел көне белән !
-
Муса джалиль - друг детей. / Муса Җәлил- балаларның якын дусты.
17.02.2020
Около пяти лет Джалиль проработал редактором детских журналов. Почти всю литературную работу он вел один. В эти годы Муса приобрел вкус к работе с детьми, лучше узнал детскую психологию. В 1940 году он издал альбом детских песен, куда вошли стихотворения «Мой пес», «Родник», «Кукушка», «Колыбельная дочери» и т. д. положенные на музыку татарским композитором Дж. Файзи.
«Почему друг детей», - спросите вы. А все потому что Джалиль очень любил детей, дружил с ними, писал для них стихи.
Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. Шуңа күрә без барыбыз да Муса абыебызны дустыбыз дип әйтә алабыз.
Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. 15 февраль –аның туган көне. Быел Муса Җәлилнең тууына 110 ел.
Балалар, без бүген сезнең белән сөекле шагыйребез Муса абый иҗатында кунакта булдык. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.
Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмый. Муса Җәлил әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсегез.Герой- шагыйребезгә булган мәхәбәтегез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын !
-
Развивающая игра по БДД / Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү
10.02.2020
Играя дети постепенно знакомятся со знаками дорожного движения.
По полоскам черно- белым
Человек шагает смело.
Знаем: там, где он идет,
Пешеходный переход.
Махсус бер прогулканы юл аркылы чыгу кагыйдәләренә багышлагыз. Тикшерегез: балагыз кагыйдәләрне аңлыймы, дөрес куллана беләме. Моның өчен бала белән бергә эшләп карап өйрәнегез. Аңа һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре турында искәртеп торыгыз. Балаларны урамда игътибарсыз калдырмагыз, машина юлына якын урыннарда уйнарга рөхсәт итмәгез.
Балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә күнектерегез. Һәм онытмагыз, сезнең үрнәк – иң яхшы өйрәтү чарасы. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз. Балалар - безнең киләчәгебез.
-
Физкультурное занятие на свежем воздухе / Саф һавада физик тәрбия шөгыле.
03.02.2020
Для здоровья важен спорт,
Чтоб болезням дать отпор.
Нужно спортом заниматься,
И здоровым оставаться!Саф һавада үткәрелгән физкультура шөгыльләре йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, мускул һәм башка мөһим организм системаларының үсешенә булышлык итүе, аларның үзенчәлекләре турында әйтелә. Физик күнегүләрне эшләгәндә балаларның сулыш алулары тирәнәя. Хәрәкәтләр сулыш алу белән дөрес чиратлашырга тиеш: кулларны өскә күтәргәндә, ян-якка сузганда, гәүдәне турайтканда һәм иелгәндә сулыш алабыз, ә кулларны төшергәндә, гәүдәне иеп һәм борылышлар ясаганда – сулышны чыгарабыз.Саф һавада физкультура шөгыле үткәргәндә борын аша сулыш алуга игътибар итәргә кирәклеге билгеләп үтелә.
-
Играя , буквы изучаем ./ Уйный-уйный хәрефләр өйрәнәбез.
29.01.2020
Играя в лото, наши детки изучают буквы.
«Уен—кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул», — В.А.Сухомлинский..
Бала уйнаганда телне өйрәнә, үзенең җитди хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә кала Уеннар шөгыльнең максатына юнәлдерелгән булырга тиеш. Балаларга хәрефләр өйрәткәндә, дидактик уеннар, лото, домино кебек уеннар да кулланыла.
-
Аппликация
23.01.2020
Зимние забавы.
Аппликация-ул төсле кәгазь, тукыма, күн яки табигый материаллардан билгеле өслеккә тегеп яки ябыштырып төрле рәсемнәр төшерү.
-
Развивающая игра / Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтен үстерү.
20.01.2020
Мы очень любим собирать пазлы
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш.
-
Зимние прогулки / Кышкы прогулка.
16.01.2020
А во дворе полно ребят,
Идет игра в снежки
Морковкой красною гордясь
Стоят снеговики.Безнең балалар бакчасында һәр эшнең максат һәм бурычлары төгәл күрсәтелә. Тәрбияче балаларны прогулкага алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны куя: балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү. Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта. Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, чана шуалар, йөгерәләр. Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.