МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
“Кышын кошларга ярдәм итик!”
Опубликовано: 08.02.2016
Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык - аларның иң явыз дошманы. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар урманнарыбызны, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур аһәңгә күмәләр. Без, рәхәтләнеп, кошлар сайравын тыңлыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
Безнең мәктәптә дә "Кышын кошларга ярдәм итик!" акциясе кысаларында, төрле чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле уеннар уйнадык, рәсемнәр ясадык, кроссвордлар чиштек, табышмакларга җавап эзләдек. Укучылар бу уеннарда, чараларда бик теләп катнаштылар. Алар кышын кошларга җимлекләр ясап, аларны ашатып, күзәтеп торачаклар.
К списку новостей











