МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
“Әлифба бәйрәме”
Опубликовано: 27.01.2016
"Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифбабиргәнбелем" - менә шундый сүзләр белән Лекарево мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" башланып китте. Әлеге бәйрәмнең төп каһарманнары 1нче сыйныф укучылары булды. Иң беренче эш итеп алар үзләре белән таныштырдылар, аннары төрле уеннар ярдәмендә белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. "Хәрефләрне эзләп тап", "Дөрес сана", "Шарлар нинди төстә?" кебек уеннар аша укучылар татар теленә генә хас хәрефләрне табып, саннарны искә төшереп, төсләрне атап үттеләр. Бәйрәм шигырьләр, җырлар, ял минутлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнәр кунаксыз булмый бит ул, бу бәйрәмгә Куянкай килгән иде. Ул укучыларга үзенең һөнәрләрен күрсәтте. 1нче сыйныф укучылары ярты уку елы дәвамында алган белемнәрен уеннар аша кабатлап үттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды!
К списку новостей











