• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ

Визитная карточка

Адрес: 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175
Телефон: (85557)3-81-51
E-Mail: imc.elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования ЕМР"
Руководитель: Балобанова Алена Сергеевна

Новости Управления образования

Микрорайон бәйрәме «Кышкы сабантуй»

Опубликовано: 06.01.2016

Бүген 1 нче гимназия яны территориясендә микрорайон бәйрәме «Кышкы сабантуй» үткәрелде. Тамаша уен –кѳлке, җыр- биюләр белән башланып китте. Бәйрәмгә гимназия укучыларыннан тыш, шушы микрорайонда яшәүчеләр дә килгән иде. «Кышкы сабантуй» саф һавада кышкы уеннар белән үрелеп барды. Балаларны бәйрәм белән тәбрикләргә 6 нчы номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Шәмсетдинова Сания Вазиевна Һәм Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты Балобанова Айсылу Ахсановна да килгән иде.

Бәйрәм барышында балалар иптәшеңне чанада тартып йөгерү, чаңгыда узышу, таяк тартышу, "Күңелле стартлар" кебек спорт уеннары белән бергә футбол мәйданчыгында гимназия беренчелегенә футбол ярышында да катнаштылар. Хәтта бәйрәмдә әле китәргә ѳлгермәгән кыш бабай белән кар кызы да бар иде.
«Кышкы сабантуй»да җиңүчеләргә кыш бабай капчыгыннан яңа ел бүләкләре таратылды. Ә иң актив укучыга Шәмсетдинова Сания Вазиевнаның махсус бүләге ел символы - маймыл рәсеме тапшырылды.

1 нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары Л.Г.Вагыйзова



К списку новостей