МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
"ФДБС кертү шартларында укучылар белән нәтиҗәле эш формалары"
Опубликовано: 24.11.2014Семинар танылган мәдәният хезмәткәре җитәкчелегендә гимназиянең балалар театраль төркеменең чыгышы белән башланды. Менә кайда икән татар мохите! Саф татар телендә сөйләшүче балалар килгән кунакларны искиткеч матур номер белән каршы алдылар. Аннан соң КФУ Алабуга институтының доценты Шатунова О.В. укытучылар катнашында тренинг элементлары белән интерактив шөгыль оештырды. Седов С.А. семинар темасы буенча лекция укыды. Мастер-классларны ике бинада да үткән дәресләр алыштырды. Анда укучыларның Сингапур ысуллары буенча шөгыльләнгәне күренеп торды. Семинарның өченче өлеше исә дәрестән тыш чараларга багышланды. Беренчесе гимназиянең иске бинасында үткән "Кошларга кыш көне ярдәм итегез" дип исемләнгән чара иде. Укучылар чарада бик теләп катнаштылар, 1 нче, 2 нче сыйныф укучылары булганга күрә, җаваплары да шулкадәр самими иде. Икенче дәрестән тыш чара гимназиянең икенче бинасында узды. Ул Бөек Ватан сугышына багышланга күрә, "Онытырга мөмкин түгел" дип аталган тарихи-әдәби чара иде. Монда катнашкан 9 нчы сыйныф укучылары Советлар союзының сугышка әзерлеге, көчләрнең тигезсез булуы һәм сугышның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Тарих фәнен укытучы Нурия Нургаяновна башкаруында Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигыре исә бар кешене дә тетрәндерде. Алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, килгән кунаклар сүзләре белән әйтергә мөмкин: гимназиядәге мохит үзенә тарта, үз өеңә кергән кебек буласың.
Әлеге семинар яңа шартларда уку-укыту эшчәнлеген оештыруда безгә нык ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
К списку новостей











