МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
Укучыларны татар теленнән Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү алымнары
Опубликовано: 22.11.201320 ноябрь көнне Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә “Укучыларны татар теленнән Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү алымнары” темасына төбәкара семинар үтте.
Семинар эшендә Алабуга мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча җаваплы методисты, мәктәпләрдән милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары, Алабуга, Менделеевский районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Милли белем һәм тәрбия буенча директор урынбасары Ибраһимова Г.И. семинарның темасы буенча чыгыш ясады. Агмалова Э.Э., Габбасова Л.Җ., Җиһаншина М.И., Гатауллина М.Г., Газеева Ф.С., Смирнова Г.Д., Мәхмүтова Г.Р., Әхмәдуллина Р.Ф., Бәхтегәрәева Р.Н., Нуркаева Г.Ф., Фатихова Ф.А. лар татар теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә семинар эшендә катнашкан укытучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алуларын, укучыларны имтиханга әзерләгәндә семинарда күргән алымнарны кулланып эшләргә теләкләре барлыгын белдерделәр.
Ибраһимова Г.Г.
3-72-60
К списку новостей











