МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
Резкое похолодание и сильные морозы / Кискен суыту һәм көчле салкыннар
Опубликовано: 09.01.2023В связи с резкими похолоданиями во многих школах Елабужского района отменены занятия.
Вместе с тем, обращаем внимание родителей, что, невзирая на показатели термометров, все школы и педагогические коллективы в полном составе работают в прежнем режиме. Если вам не с кем оставить несовершеннолетних детей, то школы примут их при любой температуре. С ребенокм будут заниматься педагоги и он будет накормлен горячим питанием. Температурный режим в общеобразовательных организациях также соответствует всем нормам и требованиям.
Минобрнауки РТ напоминает, что уроки могут быть отменены:
в начальных классах сельских школ - при минус 23 градусах,
в начальных классах городских школ и 5-9 классах сельских школ - минус 25,
в 5-9 классах городских школ - минус 27 градусов,
в 10-11 классах сельских школ - 30 градусах мороза,
в 10-11 классах городских школ - минус 32 градусах.
Кроме того, занятия по физкультуре в зимний период на открытом воздухе, согласно санитарным нормам и правилам, допускаются для учеников младших классов лишь при температуре воздуха не ниже трех градусов мороза и скорости ветра не более 6-10 метров в секунду, для старшеклассников - не ниже минус 10 градусов и ветре не сильнее 6-10 метров в секунду.
Одновременно с этим Министерство образования и науки РТ рекомендует приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 градусов и ниже.
Кискен суыту сәбәпле, Алабуга районының күп кенә мәктәпләрендә дәресләр үткәрелми.
Әти-әниләр игътибарына: термометр күрсәткечләренә карамастан, барлык мәктәпләр һәм педагогик коллективлар элеккеге режимда эшли. Балигъ булмаган балаларыгызны калдырыр кешегез булмаган очракта, мәктәпләр аларны теләсә нинди температурада да кабул итәчәк. Бала белән педагоглар шөгыльләнәчәк һәм ул кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Гомуми белем бирү оешмаларында температура режимы барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртеп узганча, дәресләр түбәндәге очракларда үткәрелми:
авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус,
шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм 5-9 нчы сыйныфларда – 25 градус,
шәһәр мәктәпләренең 5-9 нчы сыйныфларында - 27 градус,
авыл мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфларында - 30 градус,
шәһәр мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфларда - 32 градус салкын һәм аннан да түбәнрәк һава торышы.
Моннан тыш, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен һава температурасы 10 градустан түбәнрәк булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына үткәрелә.
Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы 25 градус салкын һәм аннан да түбән булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуын туктатырга киңәш итә.
К списку новостей











