МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
Алабуга муниципаль районы укытучыларының секция утырышы
Опубликовано: 30.08.201326 нчы август көнне 1 нче гимназиядә “Алабуга муниципаль районында нәтиҗәле белем һәм тәрбия бирә торган технологияләр кертү” темасына август киңәшмәсе кысаларында үткәрелә торган Алабуга муниципаль районы укытучыларының секция утырышлары узды.
Секция эшендә Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе, “Мәгълүмати – методик үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, гомуми белем бирү учреждениеләренең уку- укыту буенча һәм милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм барлык төр предметлардан укытучылар һәм татар иҗтимагый үзәгеннән вәкилләр катнашты.
Алар узган уку елына нәтиҗә ясадылар, билгеләнгән темалар буенча чыгышлар тыңладылар, мәгариф системасындагы көнүзәк проблемалар, аларны чишү юллары, укыту – тәрбия процессын камилләштерү, заманча эффектив технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар, яңа уку елында белем сыйфатын күтәрү юлларын билгеләделәр һәм секция утырышының резолюциясен кабул иттеләр.
Ибраһимова Г.Г.
3-72-60
К списку новостей











