• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ

Визитная карточка

Адрес: 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175
Телефон: (85557)3-81-51
E-Mail: imc.elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования ЕМР"
Руководитель: Балобанова Алена Сергеевна

Новости Управления образования

26 нчы апрель - Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне

Опубликовано: 29.04.2013

 

Шул уңайдан  №1 нче гимназиянең актлар залында Алабуга муниципаль районы күләмендә 1-11 сыйныф укучылары арасында “Габдулла  Тукай шигырьләрен  иң оста сөйләүче” бәйгесе  үткәрелде.

Хөкемдарлар Әхтәмова Г.Х., Җәләева Т.В., С.Ф.Таҗиев, Мәхмүтов Р.Г., Ибраһимова Г.Г. лар бәйгегә килгән укучыларның сәнгатьле сөйләмнәренә бик югары бәя бирделәр, киңәш- тәкъдимнәрен җиткерделәр һәм бәйгедә катнашкан 23 укучы арасыннан җиңүчеләрне билгеләделәр:

1 урынны:

“Китмибез” шигырен сөйләп 10 урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Хәйруллин Руслан алды.

2 нче урыннарны:

“Су анасы”  әкиятен сөйләп  Морт урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гаффанов Илназ,                                

    9 нчы урта мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Идиатуллина Алияләр алды.

3 нче урыннарны:

“Китап” шигырен сөйләп 1 гимназиянең 10 сыйныф укучысы Тимербаев Илназ,

“Туган авыл” шигырен сөйләп 2 урта мәктәпнең  3 сыйныф укучысы Шәрәфиев Булат,

“Кышкы кич” шигырен сөйләп Костенеево урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Холматшехова Азалияләр алды.

Укучыларга дипломнар, Габдулла Тукай рәсеме һәм аның әкият геройлары сурәтләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Ибраһимова Г.Г.

3-72-60



К списку новостей