• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ

Визитная карточка

Адрес: 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175
Телефон: (85557)3-81-51
E-Mail: imc.elb@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования ЕМР"
Руководитель: Балобанова Алена Сергеевна

Новости Управления образования

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм “Туган тел” мастер-класс бәйгесе

Опубликовано: 01.04.2013

 

28 нче март көнне Казанда Татарстан  Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм “Туган тел” мастер- класс бәйгесенең төбәкара туры үтте.

Алабуга муниципаль районы данын 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәинова Гөлнара Халис кызы яклады. Ул түбәндәге биремнәрне уңышлы гына башкарды:

- “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшшчәнлегем” дигән темага презентация 10 минутлык видеоролик күрсәтте;

- “Мастер- класс” үткәрү (видеоязмада тәкъдим ителде, 10 мин);

- дәрескә методик комментарий (2 - 3 мин) бирде.

Бәйге нәтиҗәләре 26 нчы апрель көнне Казанда үткәрелә торган татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумында  билгеле булачак.

Алабуга районы данын яклаган Гөлнара Халисовнага бәхет елмаер дигән өметтә калабыз.

 

Ибраһимова Г.Г.

3-72-60



К списку новостей