МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
1 нче гимназия - рухи тәрбия үзәге
Опубликовано: 19.03.2013
15 нче март көнне 1 нче гимназиядә Фазыл Шәехка багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. “Укучыларга рухи - әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану” темасы буенча бик күп чыгышлар, фәнни эшләр тыңланды. Алабуга районы мәктәпләре белән беррәттән, Яр Чаллы, Минзәлә, Әгерҗе районы укучылары һәм укытучылары барлыгы 30 укучы һәм 20 мөгаллим эше тәкъдим ителде.
Конференциянең пленар өлешендә Алабуга муниципаль районы “Мәгълүмати-методик үзәк” методисты Ибраһимова Г.Г., Алабуга шәһәренең КФУ филиалы мөгаллиме, гимназиянең фәнни эксперимент җитәкчесе Таҗиев С.Ф., гимназия директоры Сафиуллина Л.М., “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Әхмәдуллин Н.С., Алабуга шәһәренең татар иҗтимагый үзәге рәисе Мәхмүтов Р.Г. чыгышлары балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең нигезләре, үсеш-үзенчәлекләре, нәтиҗәләрен үз эченә алды.
Ә укытучылар һәм укучылар:
1. Укыту һәм тәрбия процессында халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм куллану;
2. Җирле язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты;
3. Төбәкнең тарихи-әхлакый традицияләре;
4. Ф. Шәех иҗатында рухи-әхлакый кыйммәтләр;
5. Язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында экология темалары буенча секцияләрдә чыгыш ясап, дипломнарга ия булдылар.
Конференциянең йомгаклау өлешендә Фазыл Шәехнең иҗаты буенча концерт оештырылган иде. Укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, моңлы җырлары, күңелләрне җилкендерерлек дәртле биюләре һәркемнең күңеленә бәйрәм кәефе өстәде. Әлеге уздырылган чара кунаклар тарафыннан бик югары бәяләнде.
Гомумән, гимназиянең укучы һәм укытучылар өчен белем бирү урыны гына түгел, ә җанны дәвалаучы, рухны ныгытучы уку йорты булуына тагын бер мәртәбә ышандык.
Ибраһимова Г.Г.
Гайсина З.М.
К списку новостей











