МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
2 нче гимназиядә “ Җомга көн кич белән”
Опубликовано: 05.03.2013
1 март көнне 2 нче гимназиядә “Милли белем һәм тәрбия бирү” проектының алдагы кичәсе – “Җомга көн кич белән” узды. Гимназиядә милли традицияләрне яңарту, онытылып бара торган гореф-гадәтләрне кире кайтару өчен укучыларны милли рухта тәрбияләү дәресләрдә генә түгел, ә дәрестән тыш чараларда да алып барыла.
Кичәдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты үзешчән-сәнгать коллективы кунакта булып китте. Алар милли мәгърифәт һәм мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнү кысаларында “Аулак өй” тамашасын күрсәттеләр.
Бу очрашу очраклы гына түгел. Әлмәт уку йортының хәзерге җитәкчесе - Ильяс Рахимҗан улы Салахов, 2 нче гимназиянең беренче директоры иде. Студентлар укучылар, әти- әниләр, укытучылар өчен күңелле кичә оештырдылар: биеделәр, җырладылар, милли уеннар уйнадылар.
К списку новостей











