МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Елабужского муниципального района»/«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
Визитная карточка
| Адрес: | 423602, Республика Татарстан, г. Елабуга, пр. Нефтяников, 175 |
| Телефон: | (85557)3-81-51 |
| E-Mail: | imc.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования ЕМР" |
| Руководитель: | Балобанова Алена Сергеевна |
Новости Управления образования
“Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары белән очрашу
Опубликовано: 01.03.2013
26 нчы февраль көнне 1 нче гимназиянең актлар залында “Бердәм, тату гаилә -илгә, халкыма терәк” дип аталган Гаилә бәйрәме узды. Бу кичә генә түгел, ә бәлки шәһәребездә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнүче шәхесләрне бергә туплаган “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары белән очрашу булды.
Алабуга – элек-электән бик җанлы тормыш белән яшәгән. Күренекле кешеләрнең кылган эш-гамәлләре нәтиҗәсендә, ул Чулман буеның мәдәни һәм мәгърифәт үзәге булып торган. Шуның нәтиҗәсе буларак, шәһәр тарихы язучылар, рәссамнар, музыкантлар исеме белән тыгыз бәйләнештә. Бәйрәм кичәсен гимназия директоры Сафиуллина Л.М. ачып җибәрде: әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Сүзне “Чулман” әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Нәсих Сөнгать улы Әхмәдуллин дәвам итте. Берләшмәнең тарихына тукталып, аның үсеше, киләчәге турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Әлеге берләшмәнең күренекле шагыйрәләре – Гөлзада Әхтәмова, Фәридә Хәбибрахманова, Әлфия Гариповалар, Лира Ибраһимовалар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Ә Владимир Мироваев, Ленар Әхмәдуллин, Альмира Әхмәдуллина, Айзилә Вахитоваларның моңлы тавышлары күңелләрне моңландырып, җилкендереп җибәрде.
Гаиләдә иң кадерле зат - әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагын кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең әниләр барысына да өлгерә: эшен дә эшли, балалар да тәрбияли, хәләл җефетләрен дә игътибардан читтә калдырмый, йорттагы эшләрне дә алып бара. Шуның өстенә әле иҗат эше белән дә шөгыльләнәләр. Гимназиянең ата-аналары исеменнән Әнисә Һадиуллина чыгыш ясады, ул үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды.
Бәйрәмнең тамашачыны иң җәлеп иткән өлеше – гимназия укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштергән өзек булды. Тамашачылар игътибарына Зөлфия Гайсинаның “Очрашу” дип аталган премьерасы тәкъдим ителде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрне үз эченә алган, картлар йортындагы әбиләрнең күңел халәтләрен сурәтләгән бу күренеш бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Фасхиева Шәмсия, Шәйхетдинова Гөлфия, Мөбәрәкҗанова Алсу, Вахитова Айзилә, Адиятуллин Илсур һәм Гайнуллин Ренатларның чыгышларын тамашачы бик җылы кабул итте.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәгыйзова Л.Г. тарафыннан әзерләнгән әлеге очрашу һәркемнең күңелендә матур, җылы хисләр уятты.
Ибраһимова Г.Г.
3-72-60
К списку новостей











